Бер аягын югалткан Илнур Ханнанов: «Минем өчен «булдыра алмыйм» дигән сүз юк»

Ихтыяр көче, тормышны яратуы, сабырлыгы белән ул сәламәт кешеләрдән бер башка өстен. Аңарда бар да бар, бөтен яклап килгән. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә сынауны яраткан колларына бирә дигән сүз дөрестер. Сүзебез – сноубордчы Илнур Ханнанов турында.

Аны Татарстанда белмәгән кеше сирәктер. 2015 елда юл фаҗигасенә эләгеп, бер аягын югалта ул. Табиблар йөреп китә алса ярар иде дип торганда, сноубордка яңадан басачагын әйтеп шаккатыра. Дөрес, ул вакытта егеткә берәү дә ышанмый. Ә ул сүзен сүз итә. Хәер, үзеннән сөйләтик әле.

Тормышны икегә бүлгән фаҗига

– 2015 елның август аенда фаҗигагә тарыдым. Йөгереп барган атның маңгаена сугып туктаткан, алай гына түгел, сине яшелчәгә әйләндергән очракларның берсе инде бу. Урын өстендә кеше күзенә карап ятарга калу. Мин аны тормышта ирешелгән кадәресен сызып атып, нуль ноктасында калу дип атыйм. Шуннан кузгалып китү бары тик үзеңнән генә тора. Мондый фаҗига – гаиләләргә дә зур сынау. Кайберләре аны үтә алмый таркала. Кемнең түземлеге нәрсәгә җитә бит. Ир-ат бәлагә тарыса, хатын-кыз ташлап китү җаен караячак. Ачуланма, бу шулай. Чөнки аның болай да ике баланы аякка бастырасы бар, шулар янына тагын бер сабый өстәлә. Ә кинәт туктарга мәҗбүр булган ир-атның башы нык китә. Ул үзен мескенгә чутлый, аңа эчемлекләр дә өстәлсә, кирәкмәгән уйлар куера. Яшермим, элеккеге халәткә кайту бик авыр. Ә бит үзеңне кулга алмасаң, сиңа табиб та, хатын да, якыннарың да ярдәм итә алмый. Нигә һаман миңа, башкаларга түгел, дип төртелеп торасың икән, бөтен тормышыңның асты өскә әйләнә. Озак таптанырга ярамый. Вакыт сузылган саен, кузгалып китү авыррак. Миңа кузгалып китәргә «әти-әни бар, хатыным, балаларым күзгә карап тора» дигән уй булышты. Тумыштан шундый мин: «син булдыра алмыйсың» дигән сүз  минем өчен юк.

Проблеманы әлегә чишеп булмый икән, аз гына арткарак чигенәбез дә әйләнеп үтәбез. Теләсә кайсы дулкынны иярләргә була. Ләкин моңа сине берсе дә мәҗбүр итә алмый. Үзеңә ышанып, хатыныңа, балаларыңа карап, көч алырга кирәк. Аның өчен артка борылырга ярамый. Мин дә: «Их, теге вакытта рәхәт иде!» – дип әйтә алам. Ләкин бит ул чакларны кайтарып булмый. Ә күпчелек кеше үткәннәрдә кала.

Үзеңне җиңү

Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит әле. Әйтүен әйтәбез дә, мәгънәсен бик аңламыйбыз, тәмен тоймыйбыз бугай бу сүзләренең. Безнең герой тоя. Яшьләр лидеры, КВНчы, спортчы бит ул. Аңа кадәр булган тормышында атта да, матайда да җилдергән, сноуборд белән мавыккан. Хәзер аңа, их, шул тимер атыңа утырмаган булсаң, дип әйтүчеләр дә бар икән. Киң елмаеп: «Егыласымны белгән булсам, астыма салам түшәгән булыр идем», –  ди ул. Аннары тормыштан үзен җәрәхәтләгән мисалларны сөйләп китә:

– Ике атна элек кенә  32 яшьлек дустым вафат булды. Туп-туры барган юлдан су чокырына эләгә дә мәтәлә. Нишлисең бит… Мин исән калдым, ләкин аягымны югалттым. Аңа карап, үкенеп яшәп булмый. Видеода барысы да күренә, ләкин үземнең гаепсез икәнне исбатлый алмадым. Ә ул вакытта аңламыйча да калдым.

Үпкә бармы, дисең… Нишлим ул үпкә белән? Үпкә бернәрсәне дә кире кайтармый бит, хәлне генә ала. Әгәр ул оешма миңа ярдәм итсә, үзләренә пиар булыр иде. Чөнки Татарстанда минем кебек спорт белән шөгыльләнгән кеше башка юк. Танышларым, элемтә, акчам булмагач, башка йөреп тормадым, алга таба киттем. Ничекме? Протез алып кайткач, йөгереп карарга ниятләгән идем. Сүземдә тордым, балам белән футбол уйнадык. Беренче йөгерү шул булды. Аннары сноубордка басып карадым. Беренче тапкыр абыйларым бастырды. Ул вакытта мин әле тәпәчтә генә йөрим. Шунда ук: «Минем бу эш килеп чыгар кебек», – дип уйладым. Максатыма ирешеп киләм шикелле. Узган ел Россия кубогында катнаштык, өченче урын алдык. Аннары коронавирус килеп чыкты да, бөтен эш туктап калды. Ә инде киләчәктә катнашырга уйлыйм икән, анда яхшы җиһаз кирәк. Чөнки башка спортчыларның сноубордлары янына минекен якын да китереп булмый. Менә болай аңлатам. «Копейка» машинасы бар бит әле. Анда алтмыш белән барасың, ул калтырый, шалтырый. Шунда сине зур тизлектә көчәнми-нитми чит ил машинасы узып китә. Андый сноуборд бик кыйммәт тора. Әлмәт башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать  иткән идем, кире кактылар. Ярар, юк икән, юк. Алга барабыз. Ләкин миңа мөмкинлек бирәләр икән, мин аны 100 процент акларга тырышам. Тормыштан тагын бер мисал. Казанда протезлар ясый торган РиН компаниясе бар. Мин аларга беренче килгәч тә: «Сезнең белән сноубордта шуып булырмы икән?» – дип сорадым. Анда миннән көлделәр генә. «Кеше монда атларга өйрәнә алмый, ә син шуарга дисең. Андый әйбер була да алмый, ышанма да», – диделәр. Ә мин ышанычымны югалтмадым, шөгыльләнүемне туктатмадым. Ахыр чиктә, алар минем максатчанлыгымны күрделәр һәм миллион сумнан артык торган протезга спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Ышанырлык түгел иде бу! Яхшы, хуш, миңа протез бирелде, нибары 10 көн шөгыльләндем дә Президент кубогына ярышка бардым. Бусы бөтенләй дә акылга сыймаслык адым иде! Мине башта ярышка кертмәскә тырыштылар. Чөнки барысы да сау-сәламәт, мин берүзем протездан. Әйдәгез, мин үземнең мөмкинлекләремне күрсәтәм, дигәч, ярышта катнаштырдылар. Спортка килгәндә, мин һаман таяныч эзлим әле. Спорт министрлыгына да мөрәҗәгать итеп карадым. Күп очракта җүләргә караган кебек карыйлар. Чөнки минем хәлдә калганнарны тулы канлы кеше дип кабул итмиләр. Син тормыш ботагына асылынган хәлдә, сынар микән, юк микән, дип торасың, вакыт-вакыт аяк астында тотрыклы җир бармы дип капшанып аласың.

Чисталык

Бер караганда, ике икең – дүрт булган кебек гади: адәм баласы яшәгән җирен чиста тотарга тиеш. Ә без чүпкә күмелеп яшибез. Илнур мондый вазгыять белән килешми. Балалары белән туган авылы – Сарман районы Ләшәү-Тамакны чүптән арындыра. Авылына багышланган игелекләре бу гына түгел аның. Хәтта авылга ябышкан кушаматны юк итү өчен дә көрәшә.

– Минем әти атлаган саен агач утырта инде. Кечкенәдән мине шуңа өйрәтте. Хәзер  аның белән бергә утырткан агачлар миннән дә биегрәк булып үстеләр. Үзе бер истәлек бит ул. Чүплек дисеңме? Авыл тирәсендә чүплек булмыйча мөмкин түгел инде ул. Кемгә кайда җайлы – шунда бушата да китә. Елга тирәсендә бер-ике чүплек бар иде. 2012 елда мин ул чүплекләрне күмдердем. Якын-тирә күршеләргә кисәтү дә ясадым. Ул чакта әле җитәкче булып эшлим, кул астында техника да бар. 2015 елда тагын чүплек ясап куйганнар. Авариягә эләккәч, күрмәс, йөрмәс дигәннәрдер инде. Уйлап йөрдем-йөрдем дә үзем чистартырга булдым. Каядыр мөрәҗәгать итсәң, аны күмеп кенә китәләр. Ә ул елгага якын, туфрагын акрынлап су ашап, чүпләре елгага агачак иде. Балалар белән дүрт көн буе чистарттык. Аны кемдер күрсен дип эшләмәдек инде. «Экояз»да катнаш дигәч, җибәреп карадык. (Илнур Ханнанов гаиләсе «Экояз-2020» бәйгесендә «Иң яхшы гаилә» номинациясендә җиңде – ред.) Ә агачлар утыртыла инде ул. Анысы балаларга тәрбия бирү өчен эшләнә. Моннан 8-9 ел элек зәңгәр чыршылар алып кайткан идем. Шуны бергәләп утырттык. Быел шушы агачлар янында балаларны фотога төшердем. Чыршыларның да, балаларның да үскәннәре күренеп тора. Күңелгә рәхәт…

Авылда ике аллея утырттык. Беренчесен авылны ышыкларга дип ясадык. Аннары ял итәрлек урын ясыйк әле дип, шушы эшне дәвам иттердек. Йөздән артык агач утыртылды инде. Җәяүлеләр күперен төзәтеп бетереп киләм. Турыга чыгар өчен бик кирәк ул. Безнең авыл эчендә ике күпер бар. Төп күпердән авылның икенче ягына чыгар өчен 6 чакрым урау юл үтәргә кирәк. Шулай итеп 20 мең сумга тимер, такта алдым, тимер конструкциясен эшләп бетердем инде. Чиратта – кое.

Көчне кайдан алырга?

Тыңлаганда бар да җиңел булган кебек инде ул. Һәр сүз артында күпме көч һәм сабырлык торганы – тоя белгәнгә генә тоела, күрә белгәнгә генә күренә ул. Анда да кешенең ниләр кичергәне аңлашылып бетми. Безнең герой фаҗигагә кадәр энергетик, җитәкче булган. Хәзер гади сәркатип. Бер караганда хезмәт хакы ташып тормый, үзенә күпме матди ярдәм кирәк, ә ул авыл дип яши. Кайдан көч алырга? Ничек, үзе әйтмешли, ботакка ябышып калырга? Бу сорауны аңа бирмичә булдыра алмадык.

– Мәтәлеп төшү җиңел инде ул, яшәп китәр өчен тир түгәргә кирәк. Менә син авыл өчен ник тырышасың, дисең. Ә мин тагын кайдан көч алыйм? Дөрес, көн буена җыелган әйберләрне су белән юып төшереп була. Икенче нәрсә – хезмәт. Хәлдән тайганчы эшләргә кирәк. Хезмәт белән  күңелдәге авырлык юкка чыга. Мин кешене авылныкына, шәһәрнекенә бүлмим. Алар барысы да – адәм балалары. Аерма бары тик тәрбиядә.  Үзең яшәгән урынны чиста тотарга, хезмәттән чирканмаска кирәк. Аннары, җитәкче булып эшләгәч, кешенең психологиясен беләм бит мин. Синең кул астындагы кешеләр барысы да балалар кебек. Үз мисалыңда гына яхшылыкка өйрәтеп була. Моның өчен вакыт кирәк. Тора-бара алар да, шушы эшләрне дәвам иттерергә дип, урамнарга чыгачак. Аннан бигрәк, балаларны дөрес тәрбияләргә кирәк. Урамга чүп ташлап калдырам икән, минем балам шуны кабатлаячак бит.

Өй кыегында сыек чыбык торырга тиеш

– Кызым Азалия гел кул астымда йөрде. Ул да актив, төрле яктан үзен камилләштерергә тырыша. Конструктив әйберләр ясый. Улым Азамат шук, бөтен әйберне аңлап бетермәсә дә, үзенчә дөреслекне таба. Аңа хәзер – сигез яшь. Ә биш-алты яшендә,  иртәнге биштә торып, әбиләренә сөт эчәргә барып кайта иде. Без йоклыйбыз әле ул вакытта, ә ул әбисе сыер сауганда уяна.

Балаларга каты куллы булырга ярамый. Беренче урында аңлату кирәк. Бер очрак булды. Әти улыма түбә башында йөрергә рөхсәт иткән. Берзаман карасам, өй түбәсендә рәхәтләнеп чабып йөри инде. Озак уйлаганнан соң, улыма чиләк белән күкәй алып керергә куштым. Үз куллары белән күкәйне чиләккә төшерттем. Ул, билгеле инде, төшеп ватылды. Шулай итеп, егылгач, кешенең нинди хәлдә каласын күрсәтәсем килде. Аңлады кебек. Боларны кычкырып яки сыптырып кына төшендереп булмый.  Ә тал чыбыгы һәрбер кыекта торырга тиеш. Аны кулланасыңмы, юкмы – икенче мәсьәлә.

Көн тудымы – ата-анасын һәлак иткән балалар турында хәбәр чыкмыйча калмый. Бу бит – өлкән буынга ихтирам беткән дигән сүз. Миңа бөтен нәрсә дә ярый, миңа бөтен нәрсә тиеш, дип үстерергә ярамый баланы.

Минем тагын бер максатым бар. Башта ук авылга йоккан кушаматны юкка чыгарырга тырышам дигән идем бит әле. Хикмәт шунда: Ләшәү-Тамакны көтүчеләр авылы дип йөртәләр. Шуны юкка чыгарыр өчен элегрәк атлаган саен балалар бакчасына нәрсә дә булса эшли идем.  Фикерләүне үстерә торган уенчыклар, ә бер елны светофор ясап бирдем. Безнең авылдан тора-бара галимнәр дә үсеп чыксын дип тырыштым. Авариягә хәтле шуны эшләгән идем, кабатларга кирәк әле.

Әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең битарафлыгы арытамы?

– Кешене яхшылык белән генә җиңеп була. Бер көндә үзгәреш була алмый. Тырышлык белән генә максатыңа ирешә аласың. Әйттем бит, сноубордка басуыма да кеше ышанмады. Проблемалар бар инде, аңа карап елап утырып булмый бит. Мәсәлән, үземне формада тотар өчен йөгерергә кирәк. Бу протез белән аны эшләп булмый. Йөгерә торган протез 800 мең сумга якын тора. Аның турында Спорт министрлыгына да, инвалидлар оешмасына да яздым. Отказ өстенә отказ килә. Бу хәлдә син беркемгә дә кирәк түгел. Ләкин тормыш туктамый. Аңа карап кына туктарга ярамый!

 

P.S. Илнур Ханнанов белән сәгатькә якын басып сөйләшеп тордык. Сер бирмәде. Аннары күпергә дип алган такталарын эшкәртергә китте. Аның яныннан икенче кеше булып китәсең. Ничектер рухландыра, көч бирә белә ул. Илнур Ханнановның Инстаграмдагы бите — https://www.instagram.com/khannanov1983/ Кемдер көч алыр, кемдер, бәлки, ярдәм итә алыр.

Гөлинә Гыймадова

Ильдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү