Зөя елгасында баткан малайның мәете табылган

Бүген 2:42дә Зөя елгасында  11 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Аның гәүдәсе  йөзү өчен билгеләнгән урыннан ике метр чамасы читтә булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Малайны яр буена алып чыгып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фаҗига Буа районының Әлши авылында булган. Кичә малай дуслары белән Зөя елгасына су коенырга китә һәм бата. Моның шаһите булган дуслары әлеге хәл турында хәбәр итәргә куркалар һәм кич белән генә өлкәннәргә сөйлиләр.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү