Frendex финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләр хокук саклау органнарына гариза яза башлаган

Frendex финанс оешмасыннан зыян күргән кертемчеләр хокук саклау органнарына гариза яза башлаган. 

«Finiko буенча Татарстаннан 500 дән артык, Россия буенча берничә мең гариза бар. Frendex буенча 5 гариза тапшырылган, әмма без аларның саны артуын фаразлыйбыз», –  диде Татарстан Иҗтимагый палатасында финанс базарында алдау темасына бәйле «кайнар элемтә» вакытында Татарстна буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Руслан Дәүләтьяров.

Җинаять эше әле кузгатылмаган, хәзерге вакытта тикшерү алды эше бара. Проектны оештыручылар гына түгел, ә анда «чакыручылар», топ-лидерлар һәм төп бенефициарлар да җәлеп ителәчәге турында хәбәр итте ул.

Ике зур финанс пирамидасы эшчәнлеге туктаганнан соң, Frendex компаниясе дә Россия территориясендә үз эшен туктатты. Хәзер кертемчеләр акчаларын кертә һәм чыгара алмыйлар. Әмма фирма җитәкчеләре түләүләр булачак, көтәргә генә кирәк, дип ышандыра.

Моңа кадәр Үзәк банк Frendex компаниясен финанс пирамидасы билгеләре булган фирмалар исемлегенә керткән иде.


Фикер өстәү