Элеккеге алып баручы FrendeX пирамидасы эше буенча федераль эзләүгә игълан ителгән

Элеккеге алып баручы Эльвира Мадиярова FrendeX финанс пирамидасы эше буенча федераль эзләүгә игълан ителгән. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбрис Әхтәмов та эзләнелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Бүген финанс пирамидасы эше буенча тагын 2 кеше – Алексей Тришаков һәм Азат Насыйбуллинның тоткарлануы мәгълүм булды. Казан шәһәренең Вахитов район суды аларның икесен дә СИЗОга җибәргән.
Финанс пирамидасы хокук саклаучыларның күз уңына узган елның октябрендә эләккән. Шул чагында пирамидага нигез салучылар – Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулинга карата җинаять эше кузгатылган . Чечулин халыкара эзләүгә игълан ителгән.

FrendeX пирамидасы эше буенча кешеләргә 200 миллион сум күләмендә зыян китерелүе исәпләп чыгарылган. 300гә якын кеше алданган.


Фикер өстәү