Шәкерт бүләге. Рөстәм Миңнеханов үзе укыган вузда һәм тулай торакта кунакта булды

Казан дәүләт аграр университеты оешуга быел 100 ел тулды. Шушы вакыт эчендә уку йорты авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңнән артык белгеч әзерләгән. Алар арасында агроном, инженер-механик, икътисадчылар да бар. Юбилей уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе укыган вузда һәм тулай торакта кунакта булды.

Президент башта капиталь ремонттан соң үзе яшәгән тулай торакны ачу тантанасында катнашты. Ул заманча 9 мең квадрат метр мәйданны биләгән ике бинаны берләштерә. Монда 800 студент яшәячәк.

–  Тулай торак бик матур килеп чыккан, «Ферма»ны танып та булмый хәзер. Укыганда мин дә шушында яшәдем. Дәресләрнең күбесе Карл Маркс урамында урнашкан бинада узды. Ә иң кәттә студентлар шушы беренче комплекста яшәде, – диде Президент, студент елларын искә төшереп. – Уку йорты оешуга 100 ел тулу уңаеннан, вуз өчен нәрсә булса да эшләү теләге бар иде. Безгә сыйфатлы белем генә түгел, студентларга яшәү өчен уңай шартлар тудыру да мөһим. Студентларга укуда уңышлар телим, агросәнәгать белем бирү системасына алга таба да булышырбыз. Хәерле сәгатьтә!

Тулай торак түгел, «Студентлар йорты» дип йөртәчәкбез! Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев әнә шулай диде. «Бу вакыйгага студентлар да, әти-әниләр дә сөенә. Монда барлык факультетларның студентлары яшәячәк», – диде ректор һәм әлеге бүләк өчен Президентка рәхмәтен белдерде.

Чарада Россия аграр вузлары берләшмәсенең генераль директоры Виктор Бердышев та чыгыш яады. Аның әйтүенчә, Татарстанда аграр вузга мөнәсәбәт илнең барлык төбәк җитәкчеләре өчен дә үрнәк булып тора. «Әлеге урынны мин 1992 елдан бирле беләм, монда барысы да яңартылган», – диде Виктор Бердышев.

Президент шул ук мәйданчыкта  авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр өчен оештырылган бөтенроссия АгроНТИ-2022 бәйгесе финалистларын сәламләде. Без ул арада студентлардан яшәү шартлары, уку өчен мөмкинлекләр турында сораштык.

– Тулай торакта аерма – җир белән күк арасы. Элек бар нәрсә иске иде. Хәзер аннан чыгасы да килми, – ди Арча районының Наласа авылы егете Булат Хөсәенов.

Өченче курс студенты Булат Хөсәенов агроинженерия факультетының электр җиһазлары юнәлешендә белем ала. Теләге – укып бетергәч, авылына кайтып хезмәт итү. «Күңелем авылга тарта. Безнең авылдан тагын ике егет бар әле. Алар да кире кайтачак. Барыбыз да авылны күтәрү өчен тырышачакбыз, – ди Наласа егете.

Ә менә Казахстаннан килгән Дмитрий Пахота башкача уйлый. Беренче курс студентының башкаланың һәр сукмагына, һәр үзенчәлекле архитектурага сокланып йөргән чагы. Булачак эколог ул. Шуңа күрә шәһәрнең ничек яшелләндерелүе дә аңа бик кызык. «Казанны бер күрүдә яраттым, киләчәктә монда яшәргә калырга телим», – ди Дмитрий.

Соңыннан тантана Карл Маркс урамында урнашкан төп уку бинасында дәвам итте. Монда Президент вузның юбилее уңаеннан алдынгы мөгаллимнәргә Дәүләт бүләкләре тапшырды. Фәндәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләве өчен университет коллективы «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

– Нәкъ менә монда белем алуым белән горурланам. Университет дипломы һәрвакыт сыйфат билгесе булды. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Безгә тормышка хәер-фатыйха биргән остазларыма рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Университет агросәнәгать тармагында яңа технологияләр кертүдә инновацион үзәк булып тора. Аның актив рәвештә үсүе сөендерә: югары уку йорты базасында белем бирү оешмалары һәм бизнес-бергәлекләрнең инновацион моделе тормышка ашырыла. Вузга студентлар санын арттыру бурычы куелган.

Быел Казан дәүләт аграр университеты илнең 54 вузы арасында 13 нче урынга чыккан. Бүген вузда 4,6 меңнән артык студент һәм аспирант укый, шуларның 120 се – чит ил вәкилләре. Абитуриентларның 80 проценты – авыл балалары. Уку йортын тәмамлаучылар арасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент Рөстәм Миңнеханов, финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар бар.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү