Россия Үзәк банкы төп ставканы 7,5%ка калдырган

Бүген Россия Банкы Директорлар Советы төп ставканы, 0,5 пунктка киметеп, 8 проценттан 7,5 процентка калдырган.

“Бәяләр үсү темпы түбән булып кала, шуңа күрә еллык инфляция акрыная. Бу төрле факторларга, шул исәптән кулланучылар ихтыяҗы кимүгә бәйле. Эш активлыгы Россия Банкы күздә тотылганнан яхшырак. Әмма Россия икътисады өчен тышкы шартлар катлаулы булып кала һәм, элеккечә үк, икътисади эшчәнлекне шактый ук чикли”, – дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.

Үзәк банк бәяләмәсенә караганда, сентябрь аенда еллык инфляция 14,1%ка калган (июль аенда 15,1% булган).

Март аенда кискен төстә үскәннән соң бәяләр төшү дәвам итә. Шул ук вакытта кешеләр һәм предприятиеләр, элеккечә үк, бәяләрнең артачагына шикләнә. Үзәк банк фаразына караганда, агымдагы ел азагына инфляция 11-13%ка калачак, 2023 елда – 5-7% тәшкил итәчәк, ә инде 2024 елда максатчан күрсәткечкә – 4%ка кире ә кайтачак.

Акча-кредит шартлары йомшаруын дәвам итә, кредит һәм депозит ставкалары кимегән.


Фикер өстәү