Үзәк Банк төп ставканы 17 процентка кадәр киметкән

Россия Банкы төп ставканы берьюлы 300 пунктка киметеп, 17 процентка калдыру турында карар кабул иткән.

Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, Россия икътисады өчен тышкы шартлар катлаулы булып калса да, илнең финанс тотрыклылыгына “сугардай” куркынычлар кими. “Депозитларга тотрыклы рәвештә акча урнаштыру күзәтелә. Соңгы атналарда, шул исәптән сум курсының ныгуы нәтиҗәсендә, бәяләр үсү темпы акрынайды”, – диелә Үзәк банк хәбәрендә.

Россия Банкы Директорлар Советының чираттагы утырышы (анда да төп ставка каралырга тиеш) 29 апрельдә булачак.


Фикер өстәү