Россия Банкы төп ставканы 11 процентка төшерде

Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышында төп ставканы киметү турында карар чыгардылар. Ул еллык 14 проценттан 11 процентка төште.

Мондый карар кабул ителүне инфляция күрсәткечләре һәм инфляция фаразлары үзгәрү белән аңлталар.

“Соңгы атналардагы мәгълүматлар бәя үсүнең күпкә акрынаюын күрсәтә. Сумның ныгуы инфляция кимүгә ярдәм итә. Апрель аенда еллык инфляция күрсәткече 17,8 процентка җитте. 20 майга, Россия Банкының апрель аена фаразында каралганнан тизрәк кимеп, 17,5 процентка калды”, – диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Билгеле булганча, Россиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында икътисад һәм финанс тармагында вәзгыять катлаулана башлагач, Үзәк Банк төп ставканы 9,5 проценттан берьюлы 20 процентка күтәргән иде. 8 апрельдә аны 17гә төшерделәр, 29 апрельдә исә 14кә калдыру турында карар кабул ителде.


Фикер өстәү