Татарстан прокуратурасы тыл ветеранын эчәр судан мәхрүм итү турындагы хәбәрне тикшерә

Бер эшмәкәр чишмә тирәсен койма белән әйләндереп алган.

Ютазы районы прокуратурасы 95 яшьлек пенсионер-тыл ветеранын эчәр судан мәхрүм итү турындагы хәбәрне тикшерә. Өлкән кешене чиста сусыз калдыру турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралган, шулай ук җирле халыкның мөрәҗәгатьләрендә урын алган.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, бизнесмен “Боларның барысы да минеке!” дип, бердәнбер чиста су чыганагы булып торучы чишмә тирәсен койма белән әйләндереп алган. Краннан бары тик техник су гына ага.
Килеп туган хәлне профильле ведомстволар белгечләре тикшерә. Закон бозу ачыкланган очракта, прокурор чарасы күреләчәк.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстан прокуратурасы инвалид баланы үтерү эшен тикшерүне контрольгә алган. Бу очракта исерек ата кызын кыйнап үтергән.


Фикер өстәү