Татарстанның ЮХИДИ идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ идарәсенең яңа башлыгы Рөстәм Гариповны тәкъдим итте. Министр аны яхшы әзерлекле, эшнең барлык нечкәлекләрен яхшы белүче җитәкче дип атады.

Рөстәм Гарипов эчке эшләр органнарындагы хезмәтен Чистайда юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасыннан башлый. 2014 елда Нурлатта ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы булып эшли. 2018 елда шундый ук бүлекне Түбән Камада җитәкли.
Билгеле булганча, Татарстан ЮХИДИ идарәсенең элеккеге башлыгы Ленар Габдрахманов Россия Президенты указы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.


Фикер өстәү