Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерпол командасын 2021/2022 еллар сезонында Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

Бүген Казан Кремлендә 2021/2022 еллар сезонында Россия чемпионатында җиңүчене — «Синтез» ватерполо командасын хөрмәтләделәр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватерполчыларны 2021-2022 еллар сезонында Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.

Сезон дәвамында сез тотрыклы югары осталык дәрәҗәсен күрсәттегез һәм 26 матчта җиңү яулап, лаеклы рәвештә турнир җиңүчеләре булдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты шулай ук команда әлеге титулны клуб тарихында 4 тапкыр һәм 3 нче сезон рәттән яулавын искәртте.

«Безнең өчен команда составының тулысынча үзебезнең су полосы тәрбияләнүчеләреннән формалашуы аеруча мөһим, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Күп кенә уенчылар ил җыелма командасы әгъзалары булып тора».

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия чемпионы исеме – барлык хезмәт коллективының – уенчыларның, тренерлар составының, клуб җитәкчелегенең һәм административ персоналының, Татарстан Республикасы Су полосы федерациясенең планлы эше нәтиҗәсе.

Ул шулай ук команда спонсорларына һәм спортчыларга, җанатарларга, гаиләләргә, дусларга һәм барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшь ватерполочыларга менә кемнәргә тигезләнергә һәм кемнән үрнәк алырга кирәк.

«Татарстанда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм спорт инфраструктурасын үстерү өчен бөтен көч куела. Бүген республикада 263 бассейн эшли, шуларның 15е – 50 метрлы бассейн, алар дөнья һәм Россия стандартларына туры килә. Безнең бурыч – бассейннарны, боз шугалакларын, спорт комплексларын һәм мәйданчыкларны мөмкин кадәр күбрәк малайлар һәм кызларга һәр ишегалдында ачык итү. Медальләргә юл йорт янына якын-тирә спорт объектыннан башлана. Кадерле дуслар! Сезне тагын бер кат чемпион титулын яулавыгыз белән котлыйсым килә. Команда безнең республиканы спорт ареналарында лаеклы рәвештә тәкъдим итәр дип ышанам. Сезгә уңышлар һәм яңа ышанычлы җиңүләр телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары «Синтез» спортчыларына Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җавап сүзе белән «Синтез» спортның су төрләре буенча спорт клубы президенты Ирек Зиннуров чыгыш ясады.

«Синтез» капитаны Сергей Лисунов бөтен команда исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка су спорт төрләре буенча «Синтез» спорт клубыннан китап һәм туп тапшырды.


Фикер өстәү