Рөстәм Миңнеханов УНИКСны Казан Кремлендә чемпионлык белән котлады

Бүген Казан Кремлендә 2023 елгы ВТБ Бердәм Лигасы чемпионы УНИКС баскетбол клубын котлау чарасы узды. Команданы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Сезне көтелгән җиңүегез белән котлыйм. Сез гаҗәеп осталык, үз көчегезгә ышанычны күрсәттегез, ә без сезне игътибар белән күзәттек. Команданың финалга чыгуы лаеклы иде, һәм анда «Локомотив-Кубань» га бер генә мөмкинлек тә калдырмады. Сезнең уеныгыз республикада баскетбол үсешенә яңа этәрге бирде — бездә 34 мең бала баскетбол белән шөгыльләнә.

Тренерлар штабының эшен билгеләп үтәм. Һәм, әлбәттә, клуб президенты Евгений Богачевка алкышлыйм. Кайда һәм кем булып эшләмәсен, ул барысын да бик сыйфатлы эшли. 25 ел дәвамында Евгений Борисович бу чемпионлыкка барды. Киләсе уңышлар өчен сезнең көчегез, осталыгыгыз һәм сәләтләрегез, уңышыгыз җитәр дип ышанам», – дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Указы белән «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медальләре белән Уникс уенчылары бүләкләнде: Андрей Воронцевич, Ненад Димитриевич, Георгий Жбанов, Вячеслав Зайцев, Луи Лабери, Дэрил Мэйкон, Маркос Найт, Джален Рейнольдс һәм Винс Хантер. Шундый ук бүләкләрне Миңнеханов кулыннан команданың баш тренеры Велимир Перасович, аның ярдәмчесе Артур Бигиев һәм клуб табибы Искәндәр Богданов алды.

«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» исемен клубның вице-президенты Ольга Әхсәнова, команда башлыгы Александр Трошкин һәм клубның халыкара бүлеге башлыгы Эльвира Алимова алды. Республика Рәисе Рәхмәт хатларына УНИКС административ составының зур төркеме, шулай ук клуб спонсорлары лаек булды.

Команда Рәискә үзенең бүләген – барлык уенчыларның имзалары куелган баскетбол тубын тапшырды.


Фикер өстәү