Татарстан мөфтие дини хезмәтләрне татар телендә язарга чакырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, дини китапларны тыюның нигезендә мөселман китапларына дини-фәнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу тора.

— Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендә таныйлар. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый. Югыйсә, басылып чыкканчыга кадәр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсә, күп сораулар үзеннән үзе хәл ителер иде, – дип аңлатты Камил хәзрәт.

Мөфти сүзләренчә, татар дин әһелләре дини хезмәтләрне татар телендә язарга һәм бастырырга тиеш.

-Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк. Шул ук вакытта татар дини-илаһияткə, татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертелер иде, — дип саный ул. — Һичшиксез, бүген безгə дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде. Экспертлар шурасы шул ук вакытта көн кадагындагы мəсьəлəлəрне берəм-берəм түгел, ə җыелып, уртак көч белəн чишə алыр иде. Алар күп: мəктəп һəм бакчаларда хəлəл туклану, мəчет-мəдрəсəлəрнең җитмəве, хиҗабны тыю һ.б. Хəзер менə дини əдəбиятны судларда тыю проблемасы килеп басты.


Фикер өстәү