Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Россия өммəте өчен уңай үзгəрешлəр сизелде»

«Казан Экспо»дагы «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул форум катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт әйтеп, кайбер мөһим мәсьәләләргә тукталды.

⁃ Сөйләшер сүзләребез күп, чөнки узган ел чараларга бай булды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, халык санын алу, Россиянең ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлеге, Украинадагы хәрби операция, мобилизация, — диде ул. — Бу мəсьəлəлəрнең һəрберсе, һичшиксез, аерым игътибарга лаек һəм алар барысы да сезнең һəм безнең эшчəнлектə чагылыш тапты. Килешəсездер, Россия өммəте өчен күбрəк уңай үзгəрешлəр сизелде. Мисал өчен, ислам финансларын кертеп җибəрү өчен эксперимент эшли башлады; тукталып торганнан соң хаҗ кылырга мөмкинлек ачылды; Мəскəүдə мəчет салу өчен урын бүлеп бирелде; Казанда, Уфада һəм Мəскəүдə иң эре мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелде; 1100- еллык нəтиҗəлəре буенча илебездə 40-ка якын мəчет ачылган, йөзлəгəн фəнни чара үткəн… Дəвамлы булсын!

Камил хәзрәт күңелсез вакыйгаларга да тукталды.

⁃ Күңелсезлеклəр дə булмады түгел. Янгын турында бүген бер ничə тапкыр əйтелде. Тагын зур тавыш чыгарган «Сахих əл Бохари»ның бер тəрҗемəсен тыю. Мəсьəлə, белгəнегезчə, уңай хəл ителде. Лəкин шуңа охшаш ситуация тагын килеп чыкмас, дип кем ышандыра ала? — диде Камил хәзрәт. — Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзлəре өчен дөрес нəтиҗəлəр чыгарырга кирəк, ул, һичшиксез, безгə сабак булырга тиеш.


Фикер өстәү