Әлбир хәзрәт Крганов: «Ислам һәм гореф-гадәтләребез безне ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга кирәк дип өйрәтә»

«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясады. Ул үзен һәм мөселманнарны борчыган берничә мәсьәләгә тукталды.

– Ислам һәм гореф-гадәтләребез безне ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга кирәк дип өйрәтә. Иманым камил: күпләрегез Курган өлкәсендәге 18 татар авылының берсе булган Йолдыз авылындагы фаҗига турында ишетеп беләсез. Йолдыз авылы гасырлар буе гореф-гадәтләрне саклап килгән, Курган өлкәсенең иң бай авылы иде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, андагы Җәмигъ мәчете сакланып калган. Хәзерге вакытта кешеләргә ярдәм кирәк. Чувашия мөселманнары, акчалата ярдәм оештырып, зыян күргән укытучылар гаиләләре өчен йорт төзергә хәл итте. Дүшәмбе безнең имамнар Курган өлкәсенә барып, җирле җитәкчелек белән әлеге фикерне тормышка ашыру мәсьәләсен хәл итте. Илебезнең башка мөфтиләре дә әлеге мисалны үрнәк итеп алып, шушы юнәлештә эшли алырлар иде, – дип тәкъдим итте ул.

Актуаль булган мәсьәләләрнең икенчесе – дини һәм милли үзенчәлегебез, Аллаһ йортларына имамнар җитмәү турында иде.

– Шөкер, дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. Ләкин, кызганыч, дини югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак төбәкләренә китәргә теләми. Бик күп мәчетләрдә имамнар җитми. Яшь дин әһелләрен тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора. Шул ук вакытта, Урта Азия һәм Кавказ якларында тәрбияләнеп белем алган яшь белгечләр, безнең якташларыбыздан аермалы буларак, социаль пакетсыз да эшләргә әзер. Безгә бергәләшеп әлеге мәсьәләне хәл итү юллары турында уйларга кирәк, – диде Әлбир Крганов.


Фикер өстәү