«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имамнарга рәхмәтен әйтте үткәрә. Ул форумның пленар утырышында катнашты.
⁃ Рәхмәтне без сезгә әйтергә тиел. Һәммәгезнең үз эше, бизнесы бар. Дини өлкәне үзегезгә өстәмә хезмәт итеп аласыз. Без моны бәялибез. Киләчәктә дә шушы эшләрне матур итеп алып барырбыз дип ышанам, — диде ул.
Рәис сүзләренчә, дөньялар үзгәрсә дә, сәяси хәлгә карамастан, ислам илләре Россиядән, Татарстаннан читләшмәде.