Путин Россиянең ашламаны үсеп килүче илләргә бушлай бирергә әзер булуын белдергән

Россия үсеп килүче илләргә ашламаны бушлай бирергә әзер. Россия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре башлыклары утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Ике көн элек БМО генераль секретаре Антонио Гутеррешка да Европа берлегенең диңгез портларында 300 мең тонна Россия ашламасы туплануын хәбәр иттем”, – дип билгеләп үткән Россия дәүләте башлыгы.
Исегезгә төшерәбез: 22 июль көнне Истанбулда Россия продуктларын экспортка җибәрүгә чикләүләрне алу һәм Россиягә Украинадан ашлык чыгаруга ярдәм итү турында күп яклы килешүләргә кул куелды. Документларны Россия, Төркия, Украина һәм БМО вәкилләре имзалады.

Сентябрь аенда Владимир Путин, Көнбатыш үсеп килүче илләрне алдый, чөнки Украина ашлыгы Африка дәүләтләренә җибәрелми, дип белдереп, Украинадан ашлык чыгаруны чикләргә тәкъдим итте. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия Президенты күтәргән проблеманы өйрәнү зарурилыгы белән килеште.


Фикер өстәү