Татарстан Диния Нәзарәтенә — 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды

Татарстан Республикасында дин кардәшләребезне хаҗга оештырып җибәрү — мөфтият оешуның беренче көннәреннән үк алып барыла торган юнәлеш. 1992 елдан алып 2022 елга кадәр вакыт эчендә Татарстан мөфтияте 30 000гә якын кешене хаҗ сәфәренә озатырга һәм исән-имин хаҗ кылдырып кайтырга өлгерде.

Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә беренче елларда 50, соңрак 100, аннары 300ләп кеше сәфәр кылган булса, бүген Республикабыз нәзарәтенә ел саен бүлеп бирелә торган квотоның уртача саны 1800не тәшкил итә. 2020-2021 елларда пандемия аркасында Россия мөселманнары хаҗдан өзелгән була. 2022 елда ковидка каршы чаралар хисабына квота 2 мәртәбә киметелгән иде.

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтиятенең рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе.


Фикер өстәү