Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң аграр университетның үзе яшәгән тулай торагын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан дәүләт аграр университетының студентлар тулай торагын ачуда катнашты. Республика җитәкчесе биредә яшь чагында, әлеге югары уку йорты студенты булганда яшәгән, дип яза «Татар-информ«.

«Мин укыганда монда биш ел яшәдем. Дәресләр, нигездә, Карл Маркс урамындагы бинада үтте. Иң өлгер студентлар бу беренче комплекста яшәде», — дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Аграр университет студенты йорты 9 мең квадрат метрдан артык мәйданлы төзекләндерелгән ике корпустан тора. Биредә 800 укучы яшәячәк.

«Белем бирү оешмасының бер гасырлык юбилеена нәрсәдер эшләргә теләк бар иде. Менә шундый матур бина килеп чыкты, танып та булмый. Тышкы кыяфәте бик саллы», — диде ТР Президенты.

Ул студентларга укуларында уңышлар теләде һәм алга таба да республиканың агросәнәгать мәгариф системасына ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Россия аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев фикеренчә, Татарстанда эшләнгән барлык эшләр — «аграр югары уку йортына булган караш һәм башкарылган хезмәт төбәкләрнең барлык җитәкчеләре өчен зур үрнәк». «Бу искиткеч территорияне мин монда беренче тапкыр килгәннән, 1992 елдан хәтерлим. Монда барысы да үзгәргән», — диде ул.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев бинаның кыска вакыт эчендә төзекләндерелүен һәм сыйфатлы итеп башкарылуын әйтте. Биредә барлык факультетларның студентлары яшәячәк.

«Бүген бездә икеләтә бәйрәм — без югары уку йортының гасырлык юбилеен билгеләп үтәбез һәм капиталь ремонттан соң искиткеч тулай торагыбызны ачабыз. Без бик матур биналы булдык. Аны хәтта тулай торак дип тә әйтеп булмый, ул студентлар йорты. Яшәү өчен бик яхшы шартлар тудырылган», — диде ул.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

 


Фикер өстәү