Татарстан Президенты: Казан белән Истанбулны тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли

Татарстан Президенты Истанбулда провинция губернаторы Али Йерлика һәм шәһәр мэры Әкрәм Имамоглу белән очрашты.

«Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле багланыш буыны булырга тырышабыз. Төркия –Татарстанның чит илдәге партнерлары арасында әйдәп баручыларның берсе. Ә Истанбулның Казан белән кардәшлек элемтәләре дә бар. Сезнең инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру темплары һәм масштабы сокланырлык һәм ихлас хөрмәткә лаек», –  диде Татарстан Президенты губернатор Али Йерлика белән очрашуда.

Истанбулда Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек итә торган эре компанияләр берләшмәләре урнашкан: Төркия экспортерлары ассамблеясе (TIM), Төркиянең тышкы икътисадый элемтәләр комитеты (DEIK), бәйсез Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе (MÜSIAD) һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан инде урнашкан эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуда гына түгел, яңа өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә тели.

Очрашуда Истанбулда урнашкан бизнес-ассоциацияләр һәм сәнәгать зоналары белән актив хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, сәнәгать мәйданчыклары, министрлыклар, ведомстволар һәм компанияләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында Төркия эшлекле даирәләренә сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүләр уздыру, Татарстан Республикасына Төркия инвесторларын җәлеп итү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, Татарстан Истанбул сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанга һәм Истанбулга үзара бизнес-миссияләр оештыру белән кызыксына. Транспорт системасы белән идарә итү өлкәсендә Казан белән Истанбул арасында тәҗрибә алмашу ихтыяҗы муниципаль дәрәҗәдә бар.

Истанбулда 1997 елның 13 сентябреннән Татарстан Республикасының Төркия Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли.

«Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Казанда сезнең илнең Генераль консуллыгы уңышлы эшли, ә Истанбулда – безнең республика вәкиллеге», – диде Президент шәһәр мэры Әкрәм Имамоглу белән очрашуда.

Ике як арасында бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә кардәшлек турында 18 килешү төзелгән.


Фикер өстәү