Тумыштан начар күрүче Резеда белән Марсель Шаһидуллиннар: «Әле ярый улыбыз бар»

Республикадагы күрмәүчеләр ничек яши соң? Казаннан Резеда белән Марсель Шаһидуллиннар икесе дә тумыштан начар күрә.

– Тормышка яраклашырга өйрәнәсең икән ул, – ди Резеда. – Махсус мәктәптә укыдым. Анда күп нәрсәгә өйрәттеләр. Әйбәт укыгач, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керергә насыйп булды. Аны кызыл дипломга тәмамладым.

Резеда ире белән интернет аша таныша. Башта язышып кына аралашалар, аннары бергәләп төрле чараларга йөри башлыйлар.

– Мин Марсельне бер күрүдән яраттым. Ничек була ул, дисезме? Күзләрем күрмәсә дә, йөрәгем белән тойдым. Аның минем кешем булганын аңладым, – ди ул. – Бала үстергәндә дә кешедән ярдәм сорарга тырышмадык. Ирем миннән яхшырак күрә. Бергәләп яраклаштык. Улыбыз исә безнең бәхетебезне тагын да түгәрәкләде. Ул – безнең терәгебез. Аның балачагы булмады да диярлек. Безнең өчен 4 яшендә укырга өйрәнде. Кибетләргә бергә йөрдек. Хәтта сайлауга да ияртеп алып бара идек. Быел 7 яше тулды. Хәзер инде тагын да күбрәк булыша. Безнең күрмәгәннән кыенсынып тормый. Ул безне ничек бар, шулай кабул итә. Артык сораулар биреп азаплаганы да юк.

Резеда сукырлар өчен махсус тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог булып эшли, үзе кебекләргә ярдәм итәргә тырыша.

– Безнең үзәк аша узган кеше кабат яшәргә өйрәнә. Төрле программалар ярдәмендә тормышны җиңеләйтәбез. Брайль системасы буенча укытабыз, таяк белән йөрергә өйрәтәбез. Хәтта бәйли дә беләбез, – ди ул. – Өйдә исә бар эшне дә үзем эшлим. Ашарга пешерергә дә өйрәндем. Газга да ияләштем. Әмма мультиваркада пешерү җиңелрәк.  Телефон аша идарә итә торганын сайладык, бик җайлы. Мин күрмим бит, дип утырырга кирәкми. Кеше арасына чыгарга тырышабыз. Шөкер, соңгы елларда ярдәм кулы сузучылар артты. Берәүләр юл аша чыгарып куя, икенчеләре кибеттә йөргәндә булыша. Иң мөһиме – безне читләштермиләр.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү