Татарстанда бер ир хатынына үтерү белән янаган өчен төрмәгә эләккән

Ул өч ел гомерен гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк.

Зәйдә яшәүче 35 яшьлек бер ир-ат, хатынына үтерү белән янаган өчен, өч елга колониягә озатылган. Моңарчы да җинаять юлына баскалаган бу адәмгә Зәй районының җәмәгать cудьясы хөкем карары чыгарган.
Ул 16 май көнне Югары Шепкә авылының Үзәк урамындагы бер йорт тирәсендә исерек хәлдә хатыны белән ызгышкан. Ызгыш-талаш иң югары ноктасына җиткәч, кулына пычак алып, хатынына янаган. Тегесе, куркып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Ир үзенең гаебен таныган. Суд аңа, моңа кадәрге хөкем карарларын үтәмәвен дә исәпкә алып, 3 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү