Казанда яшәүче машина йөртү таныклыгы сатып алырга булышасы танышын полициягә тапшырган

Таныклык өчен тәгаенләнгән акча берничә арадашчы арасында йөргәннән соң икесенә җинаять эше ачылган.
Казанда ришвәтчелектә арадашчы буларак гаепләнелүче 22 һәм 38 яшьлек ике кешегә карата ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе сөйләгән.

2020 елның июнь аенда Казанда яшәүче бер хатын-кыз имтиханнар тапшырмыйча гына “права” алырга уйлаган. Моның өчен ул гаепләнелүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать иткән. Гаепләнелүче кызның 90 мең сум акчасын Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсендәге танышларына тапшырырга вәгъдә биргән. Ләкин кыз берничә көн узгач үзенең җинаять юлына басуын аңлап, полиция хезмәткәрләренә барысын да сөйләп биргән. Аннан соңгы барлык гамәлләрне инде оператив хезмәтләр күзәтеп торган.

Теге ир, кыздан акчаны алгач, гаепләнелүченең икенчесенә мөрәҗәгать итеп, 70 мең сумны аңа биргән, 20 меңен үзенә калдырган. Монысы тагын бер танышына килеп, аңа 40 мең сум сузган, 30 меңен кесәсенә салган. Әмма танышларның соңгысы мәсьәләне хәл итә алмаганлыктан, акчаны кире биргән.
Хәзер гаепләнелүчеләрнең икесе дә суд карарын көтә.


Фикер өстәү