«ВТ» редакциясе Татарстанда яшәүче милләтләргә бүләк әзерләде

«Ватаным Татарстан» газетасының «Күрше хакы» кушымтасы Татарстан халыклары телләрендә чыга башлады.

Газетаны хәзер мари, мордва (мукшы һәм эрзя), удмурт, чуаш телләрендә дә укырга мөмкин. Дөресрәге, аның «Күрше хакы» дигән махсус кушымтасы татарча һәм республикада яшәүче дүрт милләт телендә дөнья күрә.

Әлеге кушымта мари, мордва (мукшы һәм эрзя), удмурт, чуаш халкының милли бәйрәмнәренә багышланган. Мари халкының 19 июньдә билгеләп үтелгән Семык бәйрәме алдыннан бу милләтнең тормыш-көнкүреше, йолалары турындагы кушымта дөнья күрде. Бу атнада – 26 июньдә мордва (эрзя) халкы Балтай бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан газетада Балтай һәм мукшы халкының Валда шинясь бәйрәмнәренә багышланган кушымта басылып чыкты. Үзенчәлекле авыллардан репортаж, бүгенгәчә сакланып калган йолалар, милли геройлар – монда бар да бар. Бәйрәм ризыклары рецептларын туплап бирергә онытмадык. Киләсе атнада дөнья күрәсе кушымта удмурт халкының Гырон Быдтон бәйрәменә багышланачак.

Түбәндә  карый аласыз:

КҮРШЕ ХАКЫ

КҮРШЕ ХАКЫ 1


Фикер өстәү