Газетага язылу

Татарстанда 36 градус эссе булачак

Бүген, 26 июльдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр,, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.

Бик җылы төннән соң (+17дән +23 градуска кадәр) көндез һава +31...+36 градуска кадәр җылыначак.

Киләсе атна башында, синоптиклар температураның түбәнәюен фаразлый. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре