Кирилл Доронин: Бернинди акча урлау булмады, Finiko криптовалюта белән эшләде

Finiko эшләгән платформаның акча алырга хакы юк иде. Ягъни инвестор биткоиннарга ия булган очракта гына биржага керә ала иде. Finiko пирамидасына нигез салган Кирилл Доронин “Честный Детектив” программасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Кешеләр сумнарда бернинди акча кертә алмый иде, чөнки система белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр криптовалюта нигезендә корылды. Криптовалютасыз гына, криптокошелекка биткоиннар салмыйча гына, платформага кереп булмый. Шәхсән миңа беркемнең дә акча китергәне булмады. Мин акча урламадым һәм кешеләрне дә алдамадым”, – дип билгеләп үткән Кирилл Доронин хәбәрче белән әңгәмәсендә. Доронин, элеккечә үк, Finikoның беркайчан да финанс пирамидасы булып тормавын тәкърарлавын дәвам иткән. Ул үзенең адвокаты белән Үзәк банкта экспертиза үткәрүгә үтенечнамә әзерли икән. Экспертиза крипотовалюталар белән эшләүдә ниндидер бозуларны ачыкларга мөмкин, дигән ул.
“Үземне кулга алуларына бик нык гаҗәпләндем. Finiko платформасы 3 ел уңышлы эшләде. Түләүләрдә бернинди өзеклекләр булмады. Тотрыклылыкның җитди күрсәткече бу. Криптовалюта кире кайтуга, эшне яңартырга тырыштым, хәтта түләүләрне җайга салдым. Finiko инвесторларга көненә 40 мең долларга кадәр түләде. Биткоиннар белән. Кулга алынмасам, инвесторларга түләүне дәвам иткән булыр идем, әлбәттә”, – дип өстәгән Доронин.

Исегезгә төшерәбез: Finikoга нигез салучы Кирилл Доронин 2021 елның 30 июленнән – сак астында. Казанның Вахитов район суды сак астында тоту вакытын берничә тапкыр озайтканнан соң, көзен Мәскәү СИЗосына китерелде.

Мәскәүнең Тверь районы суды Яңа ел алдыннан Доронинны янә СИЗОда калдыру турында карар чыгарды.


Фикер өстәү