Казанлыларны «МММ» пирамидасына чакыра башлаганнар

Казанлыларны Яңа финанс пирамидасына җәлеп итә башлаганнар. «МММ пирамидасы» Finiko һәм FrendeX вкладчыларына ярдәм вәгъдә итә.

Казанлылар «МММ-2021»рекламасын күреп алган. Игъланнар шәһәр тукталышларында барлыкка килгән. Бу хакта «Вечерняя Казань» хәбәр итә.

Сүз Россиядә зур финанс пирамидасына нигез салучы һәм аны төзүче Сергей Мавродиның үзара ярдәмләшү «глобаль кассасы» турында бара. Әлеге компанияне оештыручы Данил Йосыпов, яңа валюта — «мавро» сатып алырга тәкъдим итә, аның курсы аена 5-15% ка үсәчәк. Вкладчы, янәсе, әлеге акчаларны хәзерге курс буенча теләсә кайсы вакытта алыштыра ала.

Оештыручылар «МММ-2021»дә бернинди гарантия юк, бу финанс пирамидасы һәм антисистема дип кисәтә. Шул ук вакытта компания сайтында юридик теркәлү үтәсе түгел һәм ул инвестицияләр белән эш итми. Проектка керү өчен $50 кирәк.


Фикер өстәү