Финанс пирамидасы турында: “90нчы еллар узса да, кешеләр барыбер тиз генә акча эшләп буласына ышана”

Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина “Татар-информ” агентлыгында җиңел акча корбаннары турында һәм ничек финанс пирамидасы тозагына эләкмәскә икәнен сөйләде.

– Финанс өлкәсендә мошенниклык саны елдан-ел арта, бу дәвам итә. Мошенниклыкның иң популяр ысулларының берсе – финанс пирамидасы, – ди белгеч. – Кызганыч, 90нчы елларның ачы тәҗрибәсенә карамастан, кешеләр бернинди көч куймыйча керем алуга ышана. Antares оешмасы белән дә эшләр шулайрак иде. Алар халыкка чит ил компанияләренең төрле программаларына һәм үз проектларына акча инвестицияләргә тәкъдим итте.


Фикер өстәү