Рөстәм Миңнеханов Нурания Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогия хезмәте ветераны, тыл хезмәтчәне Нурания Мөхәммәт кызы Газиеваны 100 еллык юбилее белән котлады. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Нурания Газиевага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге  — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Бүләк Татарстан Рәисенең 2023 елның 1 мартындагы 122 номерлы Указы нигезендә социаль-икътисадый потенциалны ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырылды.

Нурания Мөхәммәт кызы Газиева 1923 елның 2 мартында Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндер авылында туа.  1961 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый, гомере буе төрле уку йортларында – башта Төмән өлкәсендә, ә 1971 елдан Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укытучының гомуми педагогик стажы 58 ел тәшкил итә.

Нурания Мөхәммәт кызына Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек һәм озын гомер теләде.


Фикер өстәү