Иртәгә Татарстанда нинди һава торышы булачагын әйттеләр

Иртәгә – 8 мартта Татарстанда юеш кар, урыны белән буран, секундына 16 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә минималь температура -6…-13, көндез -2…+2 градус булачак.

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, пәнҗешәмбе – 9 мартта яңгырлы юеш кар фаразлана. Секундына 20 метр тизлектә көчле җил. Көндез бик җылытачак: +4, төнлә -3…-8 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, республикада 10-11 март көннәрендә дә җылы һава хөкем сөрәчәк. Көчле җил, урыны белән явым-төшем булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+3, төнлә -4…+1 күрсәтәчәк.


Фикер өстәү