«Акчаның җитәсе юк аның»: Фирдүс Тямаев Ватан сакчыларының якыннарын сөендерәчәк

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция вакытында һәлак булган егетләренең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын концертына чакырган. Казанда 9 мартта узачак чарага 100гә якын махсус кунак чакырылган.

– Узган ел кайбер гаиләләрне концертка чакырган идек. Быел да шушы гадәтне дәвам итәргә булдык. Барлыгы 100 ләп кеше килер дип торабыз. Әлбәттә, бу концерт башкаларыннан аерылыр да. Үземә дә җиңел булмас. Әмма без Ватан хакына гомерләре белән түләгән егетләрне, әле дә махсус хәрби операциядә безне саклаучыларны онытырга тиеш түгел. Кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Фирдүс. – Мондый вакытта бердәм булырга кирәк. Шөкер, без кунак чакырып ярлыланмыйбыз. Акчабыз җитә. 12 көн зал тутырып концерт куйганда, башкаларны сөендерүнең берние юк аның.

Концертта егетләрнең якыннарына бүләкләр һәм чәчәкләр дә тапшырылачак.


«Акчаның җитәсе юк аның»: Фирдүс Тямаев Ватан сакчыларының якыннарын сөендерәчәк” язмасына фикерләр

Фикер өстәү