Авыл хуҗалыгы буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров еллык коллегиядә әйтүенчә, агросәнәгать комплексының эффективлыгын финанс нәтиҗәлелеге билгели.

Шулай итеп, узган ел авыл хуҗалыгы оешмалары буенча акчалата керем – 20 процентка, хуҗалыкларның табышы 6 процентка арткан.

Тармакка керткән өлешләре буенча лидер районнар – Тукай, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба. Шулай ук Мөслим һәм Тәтеш районнарына да яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Алар беренче унлыкка күтәрелгән. Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Бөгелмә районнары да уңышлары белән сөендергән.
Ә менә беренче унлыктан Яшел Үзән һәм Питрәч районнары төшеп калган.

Рейтингны билгеләгәндә бер гектар сөрүлек җиреннән алына торган керем зур роль уйный.

– Акчалата керем – бик зур мәгънәгә ия. Ләкин хәтта бер-берсенә күрше булган районнар да гектарыннан төрле табыш ала. Кемдер нибары 16 мең, кемдер 100 мең сум, комплекслары булган районнар 300 мең сумга кадәр керем кертә. Һәр гектар сөрүлек җире нәтиҗәле эшләргә тиеш, – диде Марат Җәббаров.
Министр үрнәк итеп Саба, Кукмара һәм Әтнә районнарын китерде. Шул ук вакытта Әгерҗе, Югары Ослан, Баулы, Спас һәм Балык Бистәсе районнарының сатылган продукция күләме республикадагы җир өлешеннән күпкә кимрәк.


Фикер өстәү