Авыл хуҗалыгы тармагы буенча иң күп хезмәт хакын кайсы районда алулары билгеле

Соңгы 4 елда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хаклары арткан. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров еллык коллегия вакытында әйтте. Аның сүзләренчә, ул 62 процентка артып, айга уртача 39 мең сумга җиткән.

– Ләкин бу гына барыбер аз, – диде ул. – Хезмәт хаклары буенча вазгыять районнарда аерыла. Хәтта күршеләрдә дә 1,5 тапкырга аерыла. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) артуга бәйле, безнең тарафтан тариф ставкалары каралды, районнарга тәкъдимнәр җиткерелде.

Министр китергән мәгълүматлар буенча, хезмәт хаклары комплекслар булган районнарда (Зәй һәм Тукай районнары) зур. Шулай ук Яңа Чишмә, Кайбыч, Алабуга районнарында да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яхшы акчалар алып эшли. Эре инвесторлар булмаса да, Тәтеш, Кукмара, Әтнә һәм Балтач районнары позицияләрен бирми.

Ә менә Әгерҗе, Балык Бистәсе, Апас, Спас һәм Баулы районнарында бу мәсьәләдә тырышлык күрсәтергә кирәк әле.

 


Фикер өстәү