Ничек финанс пирамидасы корбаны булмаска? (Үзәк банк белгече КИҢӘШЕ)

Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина финанс пирамидасы тозагына эләкмәс өчен киңәшләр белән уртаклашты.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге заман пирамидалары 90 нчы еллардагы МММнага охшамаган. Хәзерге вакытта “акча өләшүчеләр” зур табыш вәгъдә итеп “һава” сата.

– Җинаятьчеләр хәзерге вакытта кәттә саналган темалардан файдалана. Мәсәлән, криптовалюта. Җинаятьчеләр криптовалюта дип, “һава” сата. Бу бернәрсә дә аңлатмый торган, аңлаешсыз сайтлардагы саннар. Кешеләр шуның өчен чын акчасын бирә, -– ди белгеч.

Нурания Хәйруллина финанс пирамидаларының төп үзлекләрен дә санап үтте. Болар:
– зур табыш вәгъдә итү;

– интернет һәм мәгълүмат чараларындагы актив реклама;

– табыш алу схемасы аңлаешсыз;

– “челтәрле маркетинг” тибында төзелгән бизнес;

– инвестицияләрнең расланмавы;

– сайтларда элемтә өчен контактларның булмавы.

Нурания Хәйруллина әйтүенчә, төп билгеләрнең берсе – Россия банкы лицензиясенең булмавы. Шунсыз оешмалар кешедә шик уятырга тиеш.
Компания-оешмлаарны тикшереп карарга мөмкин. Моның өчен, белгеч әйтүенчә, алар турында Дәүләт реестрындагы мәгълүматны укырга, Федераль салым инспекцияседәге мәгълүмат белән танышырга кирәк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: inform.kz/ru


Фикер өстәү