Мәдинә Маликова Минтимер Шәймиев турында: Аның күңеле нечкә, матурлыкка сизгер…

Мәдинә Маликова, Татарстанның халык язучысы:

– Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең уңышлары, казанышлары гел безнең файдага булды, дип саныйм. Татарстаныбызның алдынгы республика икәнен, Казан каласының күркәм шәһәр булуын, халкыбызның уңганлыгын, зирәклеген дөньяга ул танытты. Һәр татар кешесе  кебек, мин дә үсеп киткәндәй булдым, күкрәгем киңәйде, сыным турайды.

Әмма шунысы да бар: берәүнең дә, шул исәптән дәүләт җитәкчеләренең дә эш-гамәлләре тоташ уңышларга ирешүдән генә тора алмый. Бигрәк тә еллар болгавыр булса. СССР таралып, илдә тәртип беткәч, шәхсән аның үзенә, бөтен ил-җиребезгә коточкыч афәт янаган чаклар да булды. Бәгырен нинди утлар яндырганын үзе генә беләдер. Тик ул шундый чорда да илнең иминлеген саклап кала алды.

Аның күңеле нечкә, матурлыкка, гүзәлеккә сизгер икәнлеге күз алдында. Талант ияләренең яңа әсәрләре белән танышып бара, аларның камилләреннән, хислеләреннән тәм таба, ләззәтләнә. Без аны театрларда, күргәзмәләрдә еш күрәбез.

Танылган шәхесләрнең юбилей кичәләрендә сәхнә алдына чәчәк тулы олы кәрзин куела, аны Президент Шәймиев җибәргән була. Минем дә һәр юбилеемда аның исеменнән шундый чәчәкләр куелып килде. Миңа алар аерата зур, затлы булып тоелалар иде. Киләсе бәйрәмнәремдә дә аннан чәчәкләр һәм котлау хаты алырга насыйп булсын иде. Мин шулай телим, алай гына түгел, моңа ышанам. Алда аны күп эшләр көтә, планнары зур. Шуларны  тормышка ашыру өчен Ходай аңа көч-куәт, тазалык, җан тынычлыгы бирсен. Илгә, халыкка ул бик кирәк.

Ә мин нәкъ менә шушы Президент белән замандаш булуыма мең шөкер итеп яшим.

 

 

 

 


Фикер өстәү