«Ватаным Татарстан» мини-трактор уйната: җиңүче иртәгә туры эфирда билгеле булачак

«Ватаным Татарстан»га язылучыга — мини трактор» дигән акциягә нәтиҗә ясар көн дә килеп җитә.

Ниһаять, иртәгә, 20 гыйнварда, язылучыларыбыз арасында трактор отучы билгеле булачак.

Язылу турындагы квитанцияләр 2022 елның 16 гыйнварына кадәр кабул ителде. Барлыгы 1500дән артык укучыбыз бүләк уйнатуда катнаша. Җиңүче иртәгә 11:30да «ВТ»ның инстаграм аккаунтында туры эфирда жирәбә юлы белән ачыкланачак. Сезне туры эфирда көтеп калабыз, дуслар!


Фикер өстәү