Елгага су коенырга китеп югалган өч баланың да мәете табылган

Приморье краеның Уссури елгасында югалган тагын ике баланың гәүдәсе табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе, юстиция полковнигы Аврора Римская хәбәр иткән, дип яза life.ru.

8 яшьлек малайның гәүдәсе су коену урыныннан өч чакрым ераклыкта табылган. 12 яшьлек малайны аның янәшәсендәрәк тапканнар. Урында тикшерүчеләр эшли.

Исегезгә төшерәбез, сигез яшьтән алып 12 яшькә кадәрге өч бала, Урсури елгасына су коенырга киткән җирдән югала. Аларның икесе бертуган, ә берсе аларга икетуган була. Кичә 9 яшьлек малайның мәетен ярдан 800 метр ераклыкта тапканнар иде.


Фикер өстәү