Кичә Приморье өлкәсендә су коенырга киткән өч малай югалган. 12 яшьлек Кирилл Иванков һәм 8 яшьлек ике бертуган Илья һәм Максим Иванковлар Полевое авылыннан Уссури елгасына велосипедта китәләр.
Ярда барлык әйберләре — телефон һәм киемнәрен калдырып су коенырга китәләр. Малайларның вакытында өйләренәкайтмагач, әти-әниләре чаң сугып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Якынча кичке бишкә 8 яшьлек Максимның гәүдәсе су коенган урыннан 150 метр ераклыкта табыла. Малайның тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — асфиксия.
Башка балаларны хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эзли. Су коену өчен Усури елгасы яры җиһазландырылмаган.