Гомереңне суга салма: җәй башыннан 22 кеше батып үлгән

Җәй башыннан  елга-буаларда 22 кешенең гомере өзелгән. Бер бала да бар. Эссегә түзә алмыйча, суга керүләр аяныч тәмамланмасын иде. Белгечләр, рөхсәт ителмәгән урыннарда коенмагыз, кагыйдәләргә игътибар итегез, дип кисәтә.

Былтыр коену сезонында  60тан артык кеше батып үлгән. Быел да күңелсез саннарны ишетеп торабыз. Дөрес, 13 кешене, шул исәптән  3 баланы коткарып калганнар.  Әмма  гомерләре саклап калынганнарга караганда, суда батучылар күбрәк. Бер тәүлектә генә республика сулыкларында биш ирнең мәете табылган. Алексеевск районының Шкимерка елгасында 1952 елгы ирнең гомере  өзелгән. Кама Тамагы районындагы Куйбышев Затонында Идел елгасыннан 1975 елгы ир-ат гәүдәсен тапканнар. Моннан бер атна элек көймә белән балык тотканда юкка чыккан булган ул. Яшел Үзәндә 44 яшьлек ир-ат  харап булган. Үлемнең сәбәбе – эчкән килеш суга керү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Апас районы Әҗем авылы буасы 32 яшьлек ир-атны «йоткан». Ул буага исерткеч эчемлек кулланган килеш кергән. Балтач районы Нормабаш авылы янындагы буада 1990 елгы ир-ат баткан. Бу – бер тәүлек эчендәге фаҗигаләр.

Бу көннәрдә Алексеевск, Яшел Үзән, Алабуга,  Менделеевск, Тәтеш районнарыннан аянычлы хәлләр турында хәбәрләр килеп иреште. Казансу елгасында «Ривьера» аквапаркы янында  17 яшьлек егет су корбаны булган.  Мондый хәлләрнең килеп чыгу сәбәпләре – суга исерек хәлдә керү, рөхсәтсез урыннарда коену.

Җәен  башкалада суда батуның 17 очрагы билгеле, сигез кешенең гомере өзелгән. Казанда  җиһазландырылган биш пляж бар. Болар – «Комсомольское» күле, «Локомотив», «Нижнее Заречье», «Тирән күл», Зур Аккош күле («Большое Лебяжье»). Анда кичке  сәгать 8гә кадәр коткаручылар эшли. Әмма  санитар таләпләр буенча хәзерге вакытта икесендә: «Нижнее Заречье» һәм  Зур Аккош күлендә коену тыела.

– Фаҗигаләрнең барысы да  рөхсәт ителмәгән урыннарда су керүгә бәйле. Халык  яр буйларына агыла. Пляжларда гына түгел, сулыклар булган бар җирдә кеше күп, – ди Казан башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Апас районының  Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев әйтүенчә, җирлектә Әҗем, Борнаш, Әлмәндәр авылларында буалар булса да,  рөхсәт ителгән коену урыны юк.

– Әлеге буаларда коену куркыныч.  Рөхсәт ителгән урында  коткаручылары да булырга  тиеш. Әҗемдәге буа зур, анда «Коену тыела!» дигән язу эленеп тора. Рәшәткә  белән әйләндереп алып булмый бит инде. 20 ел элек  әлеге  буада 6–7 сыйныфларда укучы кыз батып үлгән иде. Бу юлы бик тырыш, мал табибы булып эшләүче  егет харап булды. Элеккеге чишмә урынында коенган, көзән җыерган дигән фараз бар. Ике бала әтисе, гаилә  өчен  бик зур фаҗига бу. Күрәчәге шулай булгандыр инде.  Беркемгә дә мондый хәсрәт язмасын, – ди  Рамил әфәнде. – Апаста елга яр буе дигән урында гына су коенырга ярый. Теләгәннәр балаларын район үзәгендәге бассейнга  бушлай йөртә ала. Өлкәннәргә керү бәясе –100 сум тирәсе.  Суга керү өчен башта йөзәргә өйрәнергә кирәк. Бары рөхсәт ителгән урыннарда гына коенсыннар,  суга исерткеч эчемлекләр кулланып кермәсеннәр иде. Язмышларына  битараф булмасыннар иде.

Балтач районының Нормабаш авылындагы буада  өч бала атасының  гомере өзелгән. Егет  Чапшар авылында төп йортта яшәгән. 10 августта 31 яшь туласы булган. Суга сикергән дә шуннан чыкмаган. Үле гәүдәсен төнге 11 тулып киткәч  кенә эзләп тапканнар.

Норма авыл җирлеге  башлыгы Радик Шәрипҗанов белдергәнчә, бу көнне  Нормабашта Казан артистлары белән бергәләп, Сабан туе үткәргәннәр. Кичке якта егет фаҗигале төстә батып үлгән.

– Аңлашыла: көннәр эссе, суга керәсе килә.  Әмма халык тиешле урыннарда гына коенсын иде. Кызудан салкынга кергәч, көзән җыеруы да бар. Эчкә үк йөзеп  кермәсеннәр иде.  Кайберәүләр шулай итеп  үзләрен күрсәтергә тели. Кайчак «коенырга ярамый» дигән язуларны алып атучылар да очрый. Кеше булмаганда коену да дөрес түгел, – ди Радик әфәнде.

 

Истә тот!

* Йөзә белмәгән килеш суга кермәгез.

*  Суда куелган күрсәткеч билгеләрнең аргы ягына чыкмагыз.

*  Бер-береңне батыра торган уеннар уйнамагыз.

* Бергә килгән иптәшләрегезне күз уңыннан ычкындырмагыз.

* Таныш булмаган урында эчкә кермәгез.

* Туңа башлавыгызны сизсәгез, судан тизрәк чыгыгыз.

*Үзегез генә суга кермәгез.

*Тиеш булмаган урыннарда коенып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз. Анда коткаручылар да, медицина хезмәткәрләре дә булмаячак.

* Исерек килеш суга кермәгез!

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү