Кайту. Казан Сабан туеннан РЕПОРТАЖ

Быелгы Казан Сабан туе хәтерләрдән тиз генә җуелмас. Аның оештыру дәрәҗәсе һәм масштабы да, башка сәбәпләр дә бу көнне истә калдырырлык итте. Барлыгы 175 мең кешене җыйган башкала Сабан туенда без дә йөреп кайттык.

Тынычлык бистәсе

«Кем икәнебезне күрсәтергә оялмыйк!»

«Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» мәкаленә тугры калып, сүзебезне Сабан туена килүчеләрнең өс-башын барлаудан башлыйк әле. Милли кием, дөресрәге, аны көндәлек тормышка, һич югы бәйрәмнәргә кайтару турында cоңгы арада бик күп сөйләшәбез бит инде. Быелгы Казан Сабан туена да милли киемнән килергә киңәш иткәннәр иде. Бу киңәшкә колак салганнармы, юкмы – иң элек шуны барладык.

Сабан туе мәйданына элдерүче электричкада ук чигүле яулык, алъяпкыч кигән, милли орнаментлар белән бизәлгән букча аскан ханымны, кечкенә калфаклы кызчыкларны, түбәтәйле абыйларны күргәч, җанга бигрәкләр дә рәхәт булып киткән иде ул үзе. Бәйрәмнең үзендә мондый күренешне сирәгрәк очратырга насыйп булды шул. Дөрес, калфаклы туташ-ханымнар, түбәтәйле абыйлар гел очрамады түгел. Өстәвенә волонтерлар килгән һәр кешегә юка гына тукымадан эшләнгән изү, милли бизәкле кулъяулыклар өләшеп торды. Калфаклы яшь кызларны күрү бигрәк тә сөендерде. Балаларын матур итеп киендергән һәм үзләре дә киемнәрендә милли элементларга өстенлек биргән гаиләләр дә бар иде. «Театрга барганда да, һич югы милли яулыгым үзем белән була. Кечкенә булса да, кызым да кызыга, аңа да шундый кирәк. Безнең бизәкләр бигрәк матур, зәвыклы бит. Аларны заманча итеп киемнәргә, бизәнү әйберләренә өстәп җибәрүче дизайнерларыбыз да күп. Бәйрәмнәрдә булса да шулай матур булып йөрик, кем икәнебезне күрсәтергә оялмыйк», – дип сөйләде безгә Казаннан Алсу ханым.

Республиканың рәсми затлары арасында да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнүчеләр күренде. Ләкин бу гадәтне – милли кием киюне массакүләм итү өчен вакыт күбрәк кирәктер ул. Матур үрнәк күрсәтеп, милли кием турында күбрәк һәм үтемлерәк сөйләнсә, иң мөһиме, бу индустриянең үсеше өчен күбрәк эшләнсә, белеп булмый, Сабан туйларыбызда гади киемнән килгән кешене табып та булмас әле.

Хуш килдегез – ашап китегез!

Кеше тикшерүдән туктап, ишегалларына рәхим итик. Башкала Сабан туена республика районнарының шул рәвешле әзерләнүе – шулай ук тагын бер традиция. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта 11 район 11 ишегалды өчен җавап тотты. Сабан туеның иң күңелле мизгелләре шул ишегалларында булды, дисәк, ялгышмабыз. Районнарга үзенчәлекләрен дә күрсәтеп, милли ашлар да әзерләп, остаханәләр һәм уеннар да оештырып, ул уеннарның тарихын сөйләп, халыкның күңелен дә күрергә шактый тырышырга туры килгәндер. Һәркайсында халык уен коралларында матур көйләр уйнап, җырлатып, биетеп каршы алдылар, ашатып, эчертеп, озатып калдылар.

Әйтик, Арча ишегалдына кереп, өчпочмак пешереп карап, аның төрле рецептлары белән таныштык. Бер кырыйда күн мозаикасы буенча остаханә эшләде. Ишегалдының нәкъ уртасында олысы-кечесе капчык киеп сикереште. Боларның барысын да кечкенә генә күлдә чәчен тарап утыручы Су анасы күзәтеп торды.

Яшел Үзән әзерләгән ишегалдында ипи-тоз түгел, җиләк белән каршы алдылар. Монда кергән һәркемнең игътибары 173 килолы чәкчәккә төбәлгән иде. Аның авырлыгы Татарстанда гомер кичерүче халыклар саны белән тәңгәл килсә, 4001625 өлештән торуы республикада яшәүче кешеләрнең гомуми санына туры килә. Менделеевскида яшәүчеләр дә күчтәнәчсез килмәгән. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә җитсен диптер инде, 1634 килолы бавырсак алып килгән иде алар. Рекорд куйган бу бавырсакны 30 кеше 3 көн буе әзерләгән. Соңыннан аны һәркем авыз итә алды.

Лаешлыларның ишегалдында кунакларны, гармун уйнап, район башлыгы Илдус Зарипов үзе каршы алды. Монда кергән ир-атлар, ни сәбәпледер, пәрәмәч пешереп карарга ашыкты, ә балчыктан чүлмәк ясаучы оста янында күбесенчә хатын-кызлар күренде. Ә Зәй ишегалдында җәелгән киң келәмдә, Сабан туе рәсми төстә ачылганчы, көрәшчеләрне сыный тордылар.

Кыскасы, төп сәхнәгә барып җиткәнче, Сабан туена килүчеләрнең тамаклары тук, күңелләре күрелгән иде инде. Мич коймагына Идел буе чиратка баскан апа-абыйлар тантаналы ачылышның башланганын сизми дә калды…

Беренче буразна

Ә без исә шунда ашыктык. Быел бит бәйрәмнең керешенә игътибарны мулдан биреп, эчтәлегенә басым ясаячакбыз, дип вәгъдә иткәннәр иде. Һәм бу сизелде дә. Төрки халыкларны барлыкка китерүче алиһә – Ак Ана турындагы риваятькә нигезләнгән бу тамаша Сабан туеның, бүгенгә кадәр килеп җиткән уеннарының тарихын да, мәгънәсен дә сөйләп бирде.

Ат чабышы. Ак Ана халкын Идел һәм Чулман елгалары кушылган җиргә урнаштыра. Иң беренче эш итеп, бу җирне яман ияләрдән арындырырга кирәк була. Аларны атларга утырган изге ияләр куаларга тотына. Ат чабышы әнә шуннан килеп чыккан икән.

Гер күтәрү. Җир яман көчләрдән чистартылгач, анда ни дә булса чәчү өчен, ташлардан да арынырга кирәк. Ир-атлар, шушы ташларны күтәреп ташыган арада, үзара көч сынашкан. Иң көчле булып танылганына беренче буразнаны ясау хокукы бирелгән. Гер күтәрү әнә шуннан килеп чыккан икән.

Колгага менү. Монысы инде яңа көн туу турында хәбәр итүдән килеп чыккан. Көн саен берәү биек колгага менеп, кояш чыкканын караган да башкаларга хәбәр салган.

Менә шулар турында сөйләгән, халкыбызның электән үк тырыш, үҗәт һәм бердәм булуын күрсәткән, думбра, кыл-кубыз, курай, дәф, ятаган тавышлары белән үрелеп барган тамаша иде ул. Баш режиссер Айдар Җаббаров җитәкчелегендәге зур иҗади төркемгә җуелган мәгънәләрне кире кайтарып, һәр нәрсәнең артында тирән тарих ятуын күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтергә генә кала.

«Ысыахка чакырулары өчен рәхмәт!»

Мондый ачылыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да битараф калдырмады булса кирәк.

– Якутиядәге дус-иптәшләребезгә үзләренең Ысыах бәйрәмнәренә чакырулары өчен рәхмәт. Бик матур, тарихка алып кайта торган бәйрәм ул. Үзебезнең Сабан туеның да шундый матур булуын телибез. Безгә бу бәйрәмдә милли мәдәниятебезнең тарих сәхифәләренә мөрәҗәгать итү җитми иде. Ә бүгенге бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә шушындый бай тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, бәйрәмнәрдә күрсәтербез дип ышанам. Алдагы елларда да очрашып, аралашып, тәмле ризыкларыбызны авыз итеп, төрле уеннарда катнашып, бәйрәм итәргә насыйп булсын, – диде ул, бәйрәм белән котлап.

Якутиядәге дуслар, димәктән. Казан Сабан туе кунакларын Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко да котлады.

– Безнең өчен иң мөһиме – үзенчәлекле, күпгасырлы мәдәниятебезне саклау. Сабантуй һәм Ысыах – халыкларның дуслыгын һәм үзенчәлеген символлаштыра торган бәйрәмнәр ул, – диде ул.

Фикер:

Алинә Заһитова, Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы:

Бу күркәм бәйрәмгә чакырулары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Мин бик теләп риза булдым. Мондый бәйрәмнәрдә күптән булганым юк иде инде. Алар чын мәгънәсендә халыкны берләштерә. Сабан туе – татар халкының зур байлыгы ул. Мин дә читтә кала алмадым.

Казан Сабан туйларында көрәштә кемнәр батыр калган?

Тынычлык бистәсе – Лениз Абдуллин.

Аккош күле – Фирдүс Зәйнуллин.

Дәрвишләр бистәсе – Раил Нургалиев.

 

Аккош күле

Елдагыча, хезмәт туе Казанның Аккош күле буенда да гөрләде. Башкала халкын һәм кунакларын Габдулла Тукай әкиятләреннән «качкан» Шүрәле, Су анасы, Былтыр каршы алды. Рәт-рәт тезелеп киткән Чистай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әлки, Апас һәм Югары Ослан районнарының ишегалларында төрледән-төрле уеннар, тәм-том тулы өстәлләр, остаханәләр әзерләнгән иде. Монда да килгән һәркемне «тере музыка» озата барды. Ә бәйрәмнең тантаналы өлешендә кунакларны Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

– Бүгенге бәйрәмдә без Татарстанның төрле почмакларында узган Сабан туйларына йомгак ясыйбыз. Татарларның милли бәйрәмендә республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнашты, – диде ул. – Татарстан борынгыдан килгән һәм хезмәт кешеләрен берләштерә торган бәйрәмебез – Сабан туеның традицияләрен кадерләп саклый. Мондый бәйрәмнәр аша без киләчәк буынга һәр халыкның милли мәдәниятен, халыкара татулыкны саклауның әһәмиятен күрсәтәбез.

Мондые да була

Татарныкы гына түгел, Кытайныкы да! 25 июньдә Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Кытай көймәләренең «Дракон» бәйрәме узды. Аны үзебезчә, якын итеп «Кытай Сабан туе» дип атадылар. Татарстанда беренче тапкыр гына узса да, 15 меңләп кеше килеп күргән, ди шуны. Араларында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Иранның Казандагы Генераль консулы Давид Мирзахани да бар иде. Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко котлады. «Кичә Казанда традицион бәйрәмебез – Сабан туе гөрләде. Бүген дә үзенә күрә кытайча Сабан туе уздырырга булдык», – диде ул.

Сян Бо исә Татарстандагы халыкларның бу дәрәҗәдә дус-тату яшәвенә соклануын яшереп тормады.

– Татарстанда төрле милләт вәкилләре һәм этник төркемнәр бердәмлекнең югары дәрәҗәсенә җиткән. «Кытай Сабан туе» – шуның бер мисалы. «Дракон» көймәләре бәйрәме кытай мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып тора, – дип уртаклашты Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү