Мисырда арендага бирелә торган 13 катлы йорт җимерелгән

Мисырда 13 катлы йорт җимерелгән. Гадәттән тыш хәл Александрия шәһәренең Халил Хамада урамында булган. Җирле Youm7 басмасы мәгълүматлары буенча, күп кешеләр җимерекләр астында калган. Билгеле булганча, бинадагы фатирларны җәй буе арендага биргән булганнар.

Бинада унашкан гипермаркетта да кеше күп килгән булган.

Күчемсез милек объекты һәлакәте нәтиҗәсендә берничә автомобиль дә зыян күргән.

Гадәттән тыш хәл урынында коткаручылар эшли.


Фикер өстәү