«Алга барабыз»: озак айлар буе хастаханәдә ятучы Костомаров беренче видеосы белән уртаклашты

Костомаров хастаханәдән беренче видеосын күрсәтте, ул анда велотренажерда шөгыльләнә.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Роман Костомаров хастаханәдән беренче видеосын чыгарды. Видео аның социаль челтәрендә урнаштырылган. Кадрларда данлыклы спортчы велотренажерда шөгыльләнә. Фонда «Мачете»ның «По-любому красавчик» җыры яңгырый.

«Мораль яктан да, физик яктан да җиңел түгел! Ләкин без алга барабыз. Алда иң авыры — тормыш! Хәер, ул беркайчан да гади булмады» дип язган видеога Костомаров.

Исегезгә төшерәбез: гыйнвар аенда Костомаров пневмония белән Мәскәүдә реанимациягә эләккән иде. Хәле начараю сәбәпле, медикларга спортчының табанын һәм ике кулының бармакларын кисәргә туры килгән. Алдагы көнне фигуристның баш миенең чиреге зарарлануы, шулай ук сепсис аркасында менингит башлануы билгеле булган.


Фикер өстәү