Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионының аякларын ампутацияләгәннән соң кулларын да кискәннәр

Моннан бер атна элегрәк табиблар Роман Костомаровның ике аяк табанын кисәргә мәҗбүр булган иде.

Табиблар әйтүенчә, Роман Костомаров коронавирус белән авырган. Чир аның бөтен организмына инфекция таралуга (сепсис) китергән. Шуның аркасында спортчының аяк табаннарында: башта – сул, аннан – уң табанындагы тукыма күзәнәкләре үлә башлаган. Кыскасы, гангрена… Медикларга Олимпия чемпионының ике аяк табанын ампутацияләүдән башка чара калмаган. Шул ук вакытта табиблар Романның кулларын саклап калу буенча көрәшкән. Әмма, кызганычка, кул чуклары да карала башлаган: ягъни некроз кулларына да килеп җиткән. Иң көчле табиблар спортчының кулларын саклап калу өчен көне-төне көрәшкән. Тик чемпионның кул чукларын да кисәргә туры килгән.

-Костомаровка икенче тапкыр операция ясадылар. Ике кул чугы да ампутацияләнде, – дип сөйләгән “KP.RU” хәбәрчесенә медицина вәкиле.


Фикер өстәү