«Шахтерлар яшәгән төбәкләрдә татарлар диаспора булып кына яшәмәгән»

Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов Пермь, Кузбасс шахталарында эшләгән шахтерларны, бу эшкә нисбәтле булган галимнәрне очраштырды.

Сәбәбе дә бар. Пермь шахталарында гади эшчедән башлап, академик дәрәҗәсенә күтәрелгән милләттәшебез, Россиянең атказанган шахтеры, атказанган энергетигы һәм башка тагын бик күп исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Апас егете Данир Закиров шахтерлар турында ике китап язган. Аның беренчесе тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, фәнни юнәлештә булса, икенчесе гомерләренең күп өлешен шахталарда үткәргән, шул рәвешле илебез үсешенә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә багышланган. Автор белән шахтер татар егетләренең язмышы турында сөйләштек.

– Данир Галимҗанович, кайсы гына авыл тарихына кагылсаң да, шахталарга киткән гаярь егетләр турында сүз булмый калмый. Хәтта ялга кайткан вакытларда да алар туган җирләрендә яңа тормыш өчен көрәш алып барганнар, авылдашларына ярдәм иткәннәр. Аларга ышанганнар. Шундый сорау туа: шахтер егетләребез ничек шулай көчле рухлы булып кала алганнар?

– Шахтерлар яшәгән төбәкләрдә татарлар диаспора булып кына яшәмәгән, алар җирле халыкка әйләнгәннәр, чын хуҗа булып яшәгәннәр. Инде ХIХ гасыр ахырында ук шахталарда татарларның саны кискен арта. Ә XX гасырдагы «халыкларның бөек күчеше» нәтиҗәсендә исә Урал һәм Себернең сәнәгать алга киткән шәһәрләрендә мөселман җәмгыятьләре барлыкка килә. Сталинның беренче бишьеллыклары чорында гына да, ягъни 1930 нчы елларда, «коммунизм төзелешләре»нә, Татарстаннан 300 мең кеше китә. Бу бит республиканың һәр унынчы кешесе дигән сүз. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы башланганда, Донецкидагы күмер шахталарында Татарстаннан килгән эшчеләрнең саны 100 меңнән артып китә. Шунысы игътибарга лаек: татар башка милләтләр арасында эреп югалмый. Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап, бер йодрык булып яши. Әнә шулай берләшеп яшәү, проблемаларны, авырлыкларны бергәләп җиңү шахтерларның рухын баеткан, көчле иткән.

Сез бу китапта тарихны XIX гасырдан гына түгел, шактый ерактан башлагансыз…

– Урал металлургиясе тарихына – 300 ел. Шул вакыттан бирле күпме чыганаклар ачылган, заводлар төзелгән, руда табылган. Бу эшләрнең берсе дә татарсыз эшләнмәгән, милләттәшләребез бик актив булган. Арада исемнәре шактый мәгълүм кешеләр дә бар. Мәсәлән, алтын табучы, меценат, шагыйрь Закир Рәмиевне белмәгән татар юктыр дип уйлыйм. 1869 елда аның әтисе Мөхәммәтсадыйк зур булмаган алтын приискы сатып ала. Соңрак бу гаиләнең 20гә якын шахтасы була. Алар татар халкы өчен мәдрәсәләр, мәктәпләр ачалар, укытучылар белән тәэмин итәләр.

Тагын да тирәнгәрәк төшсәк, хәзерге Пермь краеның Куян авылында туып-үскән Тасим Мәмәтов – зур эшләр башкарган күренекле милләттәшләребезнең берсе. 1739 елда һәр кешегә тау эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче хөкүмәт указы чыга. Тасим Мәмәтов, шуннан файдаланып, бакыр рудалары чыганакларын ача. Бу эшкә авылдашларын, туганнарын җәлеп итә. Ул төзегән Егошихин заводлары Пермь шәһәре салынуга нигез булып тора. Гомумән, Пермьнең генә түгел, Губаха, Гремячинск һәм башка шахтерлар яши торган шәһәр-бистәләрнең барлыкка килүендә, үсеш алуында һәр чорда диярлек татарларның роле бик зур була. 1773 елда Тасим Мәмәтовның улы Исмәгыйль акчасына Санкт-Петербургта Тау училищесы ачыла, соңрак ул институтка әверелә. Исмәгыйль Тасимов туган җирендә дә тау эшләре буенча белгечләр әзерләүче белем йорты ачу турында хыяллана. Әмма бу озаккарак сузыла, аның хыялы бары тик 180 елдан соң гына, ягъни 1953 елда тормышка аша. Мин үзем дә шушы уку йортында белем алдым.

– Пермь якларына нинди җилләр ташлады?

– 18 яшьтә Кизел шәһәрендәге күмер бассейнына акча эшләргә дип килеп чыктым. Аңа кадәр Яшел Үзәндә һөнәр училищесын тәмамлаган идем. Ике ел авылдан ерак түгел машина-трактор станциясендә токарь булып эшләдем. Йортыбыз бик тузган иде. Шуны ремонтлыйм дип, бурычка баттым. Ничек тә түләү җаен табарга кирәк булды. Ул вакытта Кизелда кышларын акча эшләп йөрүче авылдашлар шактый иде.  Сәламәтлекләрен туздырып, әмма кесә тулы акча белән кайтып төшәләр. Кайберләре хәтта күкрәкләренә орден да тагып кайтты. Беркайчан да зарланганнарын ишетмәдем.  Ерак бер туганым Кизелда яши иде. Тәвәккәлләп, туры аларга киттем. Дөресен әйтим, килеп төшкәч тә, бу җирләр миңа бөтенләй ошамады. Корым белән капланган кап-кара шәһәр, хәтта карның ак төсе дә күренми иде.

Зур хезмәт хакы бирәләр дигәч, тау казучы булып урнаштым. Акчасына күрә, хезмәте дә бик авыр иде. Әмма мине мондагы эшчеләрнең хезмәткә уңай карашы, дус-тату булулары нык гаҗәпләндерде. Шахтада нык бәдәнле кешеләрнең генә эшли алганын беренче көнне үк аңладым. Тырышырга кирәк иде. Нәтиҗәләр озак көттермәде. Социалистик ярышларда җиңү яулый башладым, спорт белән шөгыльләндем, институтка укырга кердем. Һәм шулай килеп чыкты: мин шахталарны ташлап китә алмадым…

Данир Закиров институтны тәмамлагач та, Кизел шахталарында эшен дәвам итә. Тау мастерыннан башлап, директор дәрәҗәсенә күтәрелә. 13 ел җир астында эшли. Читтән торып Пермь политехник институтының аспирантурасын тәмамлый. Шул вакыттан фән дөньясына чума. Бөтенсоюз әйләнә-тирәлекне саклау институтында директор урынбасары итеп тәгаенләнә. Көнбатыш Урал энергетиклары ассоциациясендә генераль директор булып эшли. 50гә якын яңалык уйлап таба һәм аларга патент ала. 2009 елдан – Россия фәннәр академиясе Тау институтында Урал бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор. Бик күп хөкүмәт бүләкләренә ия. Пермь шәһәрендә Татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли.

Сез – бик тә уникаль шәхес. Техник юнәлешне алып бару белән бергә, гуманитар өлкәне дә үз итеп, китаплар язарга да вакыт табасыз.  Бу эшне дәвам итәргә уйлыйсызмы?

– Безнең якташларыбыз Донбасс шахталарында бигрәк тә күп булган. Хәтерләсәгез, җырларда да шул яклар күбрәк телгә алына бит. Дөньялар тынычлангач, архивларда актарынып, шахтерлар белән очрашып, аларның тарихын язасым килә. Донбасс шахтерлары бүген күмер чабып кына калмыйлар, ирек өчен көрәш тә алып баралар. Димәк,  алар хакында тарих битләренә язып калдыру бигрәк тә кирәк.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү