Малны ярату гына җитми. Татарстанның эре хуҗалыкларында мал табибларына кытлык

Авылларда, эре хуҗалыкларда эшләргә мал табиблары җитми. Республикада алар белән тәэмин ителеш 80 процентны тәшкил итә. Сәбәп нидә? Яшь белгечләрне әлеге һөнәргә ничек җәлеп итәргә мөмкин?

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринария берләшмәләре карамагындагы ветеринарлар белән тәэмин ителеш 100 процентны тәшкил итә. Ә менә халык белән көн саен элемтәдә була торган белгечләргә кытлык зур. Чистай (тәэмин ителеш – 65%), Алабуга  (64%), Лаеш (56%), Югары Ослан (50%) һәм Балык Бистәсе (50%) районнарында вазгыять аеруча катлаулы.

Балык Бистәсе районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов әйтүенчә, районга кайткан яшь белгечләрнең бик азлары гына төпләнеп кала.

– Иң зур авырлык – көндәлек эшләрне башкаручы белгечләр җитмәү. Хезмәт хаклары белән кызыктырырга кирәк аларны. Күпчелеге бер ел да эшләмичә китә. Йортлар да салырга кирәк, тик моның өчен алар бераз эшләргә тиеш, дип саныйм. Элек мал табиблары, укуны тәмамлагач, авылларга кайтып, кимендә өч ел эшли иде. Шуны кабаттан кайтарырга кирәк. Хәзерге вакытта бездә эшләүчеләрнең күпчелеге – урта буын. Алар барысы да диярлек – кайчандыр укуны тәмамлап, безгә эшкә кайтучылар,  – диде ул.

Әлмәт районында яшәүче Айдар Габдрахманов җиденче ел участок мал табибы булып эшли. Ул 14 авыл өчен җаваплы.

– Безнең эштә иң мөһиме – авылны һәм малларны ярату. Ә андыйлар, кызганыч, бик күп түгел, – ди ул. – Чыннан да, мал табибларына кытлык барын үзебез дә сизәбез. Чөнки яшьләр зур терлек белән эшләргә бик кызыкмый. Миңа калса, яшь белгечләрне авылларга, хуҗалыкларга эшкә кайтарыр өчен шартлар булдырырга, әйтик, йортлар салырга кирәк. Минем үземнең дә әлегә йортым юк. Бу мәсьәлә кайчан да булса уңай хәл ителер дип өметләнәм. Чөнки мин үз эшемне бик яратам, аны алыштырырга теләмәс идем. Авыл укытучыларына, табибларга төрле программалар булган кебек, мал табибларына да булдырылсын иде алар.

Айдар фикеренчә, студентларга укыган вакытта ук хуҗалыкларга кайтып практика узу бик мөһим.

– Мин Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Ул вакытта практиканы Аю авылында узган идек. Бик күңелле, рәхәт чаклар булды ул. Аннан соң Бишмунча авылына «Чулпан» хуҗалыгына кайттым. Эшкә тотынгач та авырлык булмады, чөнки мал арасында үскән авыл малае буларак, бар күңелемне биреп эшләдем. Күрше-тирә авылларда мал табиблары булмагач, миңа еш мөрәҗәгать итәләр. Авырсынмыйча, чакырган җиргә сөенеп барам, – диде ул.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, мал табиблары җитмәүнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – хуҗалык җитәкчеләренең яшь белгечләргә тиешле шартлар тудырмавы.

– Бу хезмәт хаклары, торак һәм транспортка кагыла, – ди ул. – Шуңа күрә хуҗалыкта эшләп калучы егетләр аз. Белгечләр күпмедер вакыттан соң яңа эш эзли башлый.  Беркемнең дә 20 мең сумга гына эшлисе килми, билгеле. Бу турыда онытырга ярамый.

Икенче сәбәбе – хуҗалыкларда яшь белгечләрне калдыру буенча дәүләт сәясәте булмау.

– Белгечләрне укытуга киткән бюджет акчасы тиешле нәтиҗә бирми, чөнки алар үз белгечлеге буенча эшләми. Якын киләчәктә без Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыгарга планлаштырабыз. Безнең уебызча, бюджет акчасына укыган студентлар кимендә өч ел булса да үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректоры Рөстәм Равилов фикеренчә, гадәти белем бирү белән бергә кабаттан практик тәҗрибәгә күчәргә кирәк. Хәзерге вакытта күпчелек уку йортларының студентлары төрле сәбәпләр аркасында практика узу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.

– Нәтиҗәдә, вуз студентлары үз профессияләре турында китаптан гына укып белә, ә гамәли белем җитми, – ди ул. – Алар яңа технологияләрне тиз арада үзләштерә алмый, эш бирүчеләргә дә аларны кабаттан эшкә өйрәтер өчен вакыт һәм энергия сарыф итәргә туры килә. Укытучыларга да практик гамәлләргә өйрәнергә кирәк булачак.

Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге һөнәргә җәлеп итү буенча да эшләр башкарырга кирәк, дип саный ул.

– Чыгарылыш студентлары авылга эшкә барсын өчен, мәктәп укучылары белән эшләүне иртәрәк, 7–8 нче сыйныфлардан ук башларга кирәк. Абитуриентларны максатчан укуга да җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Чөнки вузны тәмамлагач, максатчан укыган студентларның 99,5 проценты эшкә урнаша. Тик, кызганыч, районнарда кызыксыну юк. Узган ел ахырында районнарга максатчан килешү нигезендә укырга теләге булган мәктәп укучыларын безгә җибәрүне сорап, хатлар юллаган идек. Алай гына да түгел, бу мәсьәләдә без һәрдаим районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белән элемтәдә торабыз. Хәзерге вакытта 43 районның бары тик 3се генә кандидатлар җибәрде. 9 район, кирәкми, диде, 31е хәтта җавап та бирмәде.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү