Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Яшь белгечләрнең хезмәт хакына ай саен үзебезнең бюджеттан  өстәмә 10 мең сум түләп барабыз»

Август ахырында ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән әңгәмә кордык.

–  Әле бер, әле икенче төбәктә кабынып киткән төрле терлек авырулары, шул исәптән африка дуңгыз түләмәсе Нурлат, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә, Әлки һәм кайбер башка район  чикләренә үк килеп җиткәндә, Россиядә иң күп терлек асраучы Татарстан үзен ничек хис итә?

– Дары мичкәсе өстендә утырган кебек үк булмаса да, тәүлекнең 24 сәгатендә уяулыкны киметкәнебез юк. Кешеләрдәге кебек үк, терлектә дә электән булган яки яңа чирләр йоктыру  куркынычы бар.  Төп бурычыбыз  республикада хәвеф-хәтәр, йогышлы авыруларны булдырмау. Шөкер, моның өчен  шартлар  бар. Соңгы елларда республика районнарында модульле блоклардан төзелгән 126 участок  ветеринария пункты  сафка басты,   40 ветеринария лабораториясе эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  400дән артык җиңел автомашина, башка төр махсус техника алынды. Ветеринария пунктлары, лабораторияләр заманча җиһазлар, компьютер, интернет һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителә. Биналарда ремонт-төзәтү эшләре өчен 40 миллион сум акча тотыла.

– Ни генә дисәк тә, югары нәтиҗәләрнең үзәгендә үз эшен яратып башкаручы белгечләр тора…

– Бүген бу юнәлештә дә уңай үзгәрешләр шактый. Сер түгел, 4-5 ел элек кенә ветеринария табиблары башлыча пенсия яшендәгеләр иде. Хәлне үзгәртү өчен махсус программа булдырдык. Яшь белгечләрнең хезмәт хакына ай саен үзебезнең бюджеттан  өстәмә 10 мең сум түләп барабыз. Программа эшли башлаганнан соң, 3-4 ай эчендә 250 белгеч эшкә килде.

Моннан тыш, югары уку йортын тәмамлап,  хуҗалыкка эшкә килгән белгечләргә дәүләттән күп төрле ярдәм, шул исәптән  300 мең сум акча да бирелә. Авылда үз йортын төзергә теләүчеләргә  матди ярдәм карала.

– Шулай булуга да карамастан, кайбер хуҗалыкларда әле дә ветеринария белгечләре  җитешми.

– Бу кадәресе һәр хуҗалыкның үзеннән тора. Мал табибларыннан башка терлекчелектә нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел. Моның шулай икәнлеген инвестор хуҗалыклары гына түгел, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар да яхшы белә. Терлек асрыйсың икән, мал табиблары гел кирәк. Тик шулкадәр белгечне каян аласы? Төрлечә уйлап карадык. Берничә ел элек күпләп терлек асраучыларның үз араларыннан мал яратучы 1000 кешене сайлап алып, ветеринария академиясе белән берлектә районнардагы ветеринария пунктларында махсус укулар оештыра башладык. Бүген аларның 500дән артыгы – мал табибы; кайсы – санитар, кайсы – ясалма орлыкландыру операторы, кайсы лаборант вазыйфасын башкара. Сабадан – Илшат Шакиров, Азнакайдан – Илнур Вәлиев, Балык Бистәсеннән – Зөфәр Фазылов, Баулыдан – Сергей Алексеев, Роза Слесарева, Югары Осланнан – Владимир Тарасов һәм Рәдиф Закиров үзләре эшләгән хуҗалыкларда югары нәтиҗәләргә ирешә.

– Терлек авыруларын булдырмау мөмкин хәлме? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Минем чит илләрдә дә булганым бар. Шуннан чыгып та әйтәм, маллар чирләп китмәсен өчен тиешле тәрбия генә кирәк. Иң элек – ашату рационы. Татарстанның Кукмара, Балтач, Саба, Арча, Әтнә һәм башка кайбер районнарда азык әзерләү үзәкләре булдырыла. Чир бит терлеккә башлыча азык аша керә. Чарасын күрмәгәндә, йогышлы авырулар тиз тарала. Лейкоз чирен генә алыйк. Берничә ел элек хуҗалыклардагы йөз терлекнең 20се чирле иде. Бүген бу күрсәткеч ике тапкыр кимеде. Лейкозны  бетерү өчен максатчан эшләү кирәк. Баш санын киметмичә, 3-4 ел эчендә әлеге  чирдән тулысынча котылган хуҗалыкларның эш тәҗрибәсе дә шуны раслый.

Бүгенге мал табибы, шприц тотып, мал-туар артыннан чабып йөрүче белгеч кенә булырга тиеш түгел. Беренче чиратта, нәкъ менә ничек итеп терлек авыруларын булдырмау турында кайгырту кирәк. Моның өчен яңа туган бозауларны алты айга кадәр мал табибларының  көндәлек күзәтүе астына алу да бик мөһим.

Кыскасы, мал табибларының хезмәте күзгә күренми торган мең төрле эш-мәшәкатьләрдән гыйбарәт. Бүген аларга бернинди чир белән чирләмәгән терлеккә дә әллә ничә тапкыр төрле авыруларга каршы уколлар ясарга, саклану чаралары кулланырга туры килә. Ә инде мал-туар чирләп киткәндә, хәл тагын да катлаулана.

Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйсым килә. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш – Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү