Коронавирус йоктырган 45 яшьлек хәзрәтнең гомере өзелгән

30 августта Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Олы Исаково бистәсе мәчете имам-хатыйбының якыннары, өлкәнең мөселман өммәте кайгысын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин уртаклашкан. Бу хакта dumrf.ru хәбәр итә. Хәзрәт коронавирус белән авырган  булган диелә, хәбәрдә.

Хәлил хәзрәткә август азагында гына 45 яшь тулган. Туган көнендә дә ул хастаханәдә яткан.

«Хәлил хәзрәт Калининград өлкәсендә мөселман өммәтенең рухи традицияләрен торгызуга зур көч куйды», — диелгән РФ Мөфтиләр Шурасы рәисе юллаган кайгынамәдә.


Фикер өстәү