Уфада бер ир-ат бәхәсләшеп кадак йотканнан соң үлә язган

Уфада яшәүче бер ир-ат, дусты белән бәхәсләшеп, кадаклар йоткан, ә аннары хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Башинформ» агентлыгы яза.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, ул ашыгыч ярдәм чакырта һәм эче авыртуына, авызы кибүгә һәм күңеле болгануга зарлана. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.

Ир-егетне тикшергәннәр. Табиблар карын куышлыгы органнарын рентген аша караганда, бер-берсенә ябышкан чит предметлар күрә. Компьютер томографиясе кадакларның эчәклекләргә зыян китерүен күрсәткән. Нәтиҗәдә, эчке органнарда эренле ялкынсыну башланган.

Хирурглар ашыгыч рәвештә операция үткәргән, аның барышында 8 см озынлыктагы һәм 4 мм диаметрлы ике тимер кадак алганнар. Шулай ук авыруның калын эчәклегенең яртысын кисеп алганнар.

«Пациентны чыгардылар, бу хәл аның өчен генә түгел, башкалар өчен дә гыйбрәтле булыр дип өметләнәм”, — дип белдергән Айрат Рәхмәтуллин.


Фикер өстәү