Пневмония белән авырганнан соң аяксыз һәм кул чукларсыз калган олимпия чемпионы протез куйдырырга әзерләнә

Бозда бию буенча олимпия чемпионы Роман Костомаров протез куйдырырга әзерләнә, ул ике-өч атнадан башланачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер Роман протезга әзерлек чараларыннан соң реабилитация уза, ул ике-өч атнадан башланачак», — диелә хәбәрдә. Спортчының кәефе нормаль, дип тә өстәгән чыганак.

Костомаровның реабилитация процессы барышында очлыклар хәрәкәтен торгызуда кыенлыклар туган. Спортчыга, әлбәттә, бик җиңел түгел.

Роман Костомаровны гыйнвар уртасында көчле пневмония белән хастаханәгә эләгә. Анда сепсис һәм некроз башланып, аны март ахырында гына туктата алдылар. Табиблар Костомаровның кул бармакларын һәм ике аягын ампутацияләргә мәҗбүр булганнар иде.


Фикер өстәү