Олимпия чемпионы Костомаров аңына килә башлаган

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Роман Костомаров үз аңына килә башлаган, әмма тулысынча терелү өчен вакыт кирәк. Бу хакта хәл белән таныш чыганакка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Роман аңына килә башлады. Ул инде әкренләп хәрәкәтләнә ала. Тулысынча үз аңына килү өчен вакыт кирәк, әмма уңай динамика бар «, — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Ул спортчының хәле турында ахыргы нәтиҗәләрне соңрак ясарга мөмкин булачак, дип өстәде.

10 гыйнварда Роман Костомаров үпкә ялкынсынуы белән реанимациягә эләгә, соңрак Коммунаркада хастаханәгә күчерелә. Спортчы авыр хәлдә булган, шуның аркасында аны медикамент комага кертергә һәм ЭКМО аппаратына тоташтырырга туры килгән. 7 февральдә хәбәр ителгәнчә, табиблар аяк табаннарын ампутацияләү буенча операция уздырганнар.


Фикер өстәү